Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Яшьләр көне узды (+ фотолар)

Үткән шимбәдә Лениногорскида Яшьләр көне узды.

«Татнефть» җәмгыяте оештырган бу бәйрәмгә Татарстанның үзеннән генә түгел, ә Россиянең Санкт-Петербург шәһәреннән дә килгәннәр иде. 

Яшьләр көне иң элек спартакиададан башланды. Спартакиада Нефтьчеләр монументы, түбән сулык һәм М. Горький исемендәге урман паркы территориясендә һәм башка урыннарда булды. Ул Татарстанда нефть чыгаруга 80 һәм Тимәш (Ромашкино) территориясендә нефть табуга 75 ел тулу уңаеннан оештырылды. 

Күп кенә катнашучылар һәм кунаклар балалары белән килгәннәр. Алар өчен дә төрле кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар оештырылды. 

Шуннан соң, бәйрәм Үзәк мәйданда дәвам итте. Татарстан һәм Россиянең танылган башкаручылары «Оммаж», «JAMBERRY» төркемнәре һәм «Звонкий» белән Мари Краймбрери чыгыш ясады.

Бәйрәм зур салют белән тәмамланды.

Фото: Айсылу Габбасова һәм Ләйсән Мансурова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев