Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы башланды

Чараның максаты - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллануга кагылышлы административ хокук бозуларны кисәтү һәм ачыклау.

Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, 17-26 июль көннәрендә республикада һәм Лениногорск районы территориясендә  «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
 
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә, руль артында утыручы да, аның пассажирлары да куркынычсызлык каешларын каптырган булырга,  автомобиль белән идарә итүче пассажирларны куркынычсызлык каешлары каптырылмаган хәлдә йөртмәскә тиеш.

Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуларны теркәү, фото-видеофиксацияләү юлы белән, автомат режимда гамәлгә ашырыла. Мондый юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны шул рәвешле теркәү автомобиль хуҗасын административ җаваплылыкка  тартуга китерә.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану алгы утыргычтагы йөртүче һәм пассажир өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен 25 процентка  киметә төшә.  Юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан машина ауган очракта, бәйләнгән куркынычсызлык каешы исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арттыра.

Республика дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә, юлда йөрүчеләрне бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев