Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ир кеше мессенджер мошеннигы корбаны булган

Халыкны алдап акча җыю өчен, мошенниклар бик еш куллана торган тагын бер ысул бар.

Алар социаль челтәрләрдәге аккаунтны җимереп, шушы аккаунтның хуҗасы исеменнән бурычка акча сорап хәбәр тараталар.

Бу ватсап сыман мессенджерларга да кагыла. Бу хәбәрләр гадәттә, социаль челтәрдәге дуслар исемлегендә булучыларга җибәрелә. Шушы көннәрдә генә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена мошенниклык турында гариза белән 54 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать иткән.

Ир кеше, бер туганының үзенә мессенджер аша  мөрәҗәгать итеп, бурычка 50 мең сум акча соравын турында сөйләгән. Туганы аңа үзенең банк картасының фотосын да җибәргән. Лениногорскилы туганына башта шалтыратып караган, әмма ул челтәрдән өзелгән булган. 

Туганы белән телефон аша элемтәгә керә алмаса да,  аның исемендәге картаның фотосы булгач, ир кеше күңелендә туган шиген кире кагып, акча күчерергә дигән карарга килгән.

Акча күчерелгәч, кич белән туганы шалтыратып, аның мессенджердагы аккаунтны ватулары турында хәбәр иткән.  Шушы вакыт дәвамында аның исеменнән мошенниклар акча сорап, аның  социаль челтәрләрдәге дусларына хәбәр таратып  яткан. Мошенниклар хәйләсенә юлыккан ир кеше, шуннан соң эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Бу факт буенча РФ Җинаять Кодексының  159 маддәсендә каралган - мошенниклык  буенча җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләренең хәйләләренә бирешмәскә чакыра!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев