Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Аның чираттагысы Бораулаучылар аллеясында узды.

Август ае җитүгә ел саен Лениногорск шәһәрендә Ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә.

Мондый бәйрәмнәр ни өчен кирәк дигән сорауны Ишегалды бәйрәме оештырган 7нче территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Ирина Мативосянга мөрәҗәгать иттек. 

«Ишегалды бәйрәме үткәрү ел саен традициягә әверелде. Бәйрәмдә актив булган, йорт территориясен чистартып һәм карап торган кешеләрне бүләклибез. Бигрәк тә, хатын-кызларны игътибарсыз калдырмыйбыз, чөнки алар йорт территориясендә матур чәчәкләр утырта. Шулай ук, беренче сыйныфка баручы укучыларга концелярия кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бирәбез. Шәһәр хакимиятеннән вәкил дә чакырыла. Халык аларга үзләрен борчыган сорауларын бирә һәм җаваплар көтә»,-  диде ул. 

Барча килгән халыкны Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова сәламләп, мондый бәйрәмнәрне ел саен үткәрергә тырышуларын, кемнең нинди сораулары бар, мөрәҗәгать итә алуларын әйтте. Шулай ук, илебезнең нинди вакытларга туры килүенә карап, «Шәһәрдә яшәүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм. Махсус хәрби операциядә күпме якташларыбыз катнаша. Аларга һәрдаим ярдәм җыеп, кулыгыздан килгәннең барысын да эшләп торасыз. Ул маскировка челтәрләре үрү, җылы носки-оекбашлар бәйләү, шәмнәр ясау, азык-төлек җибәрү. Җиңү безнең якта булуына ышанасы килә»,- диде ул. 

Ишегалды бәйрәме бүләкләүләрдән башка узмады. Рәхмәт хатына Сания Арсланова ия булды. Ул 1964 елда Казахстанда туган. Бала чагы Лениногорск шәһәрендә узган. Мәшгульлек үзәгендә җитәкче урынбасары булып эшләгән. 2001 елда лаеклы ялга чыкан. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта малаеның берсе махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. 

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге бәйрәмне 7нче территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе «Оникс» торак-коммуналь хуҗалыгы белән берлектә үткәрде. Җәмгыять директоры Риф Зыятдиновка да Рәхмәт хаты бирелде. 

Әлеге үзидарәгә караган йортларның берсендә яшәүче Людмила Якушкинадан яшәү шартлары турында да сораштык. Ул Лениногорскида туган, гомере буе шунда яшәгән.

«Элекке Лениногорск белән хәзергесен чагыштырсак, үзгәрешләр күп инде ул. Бөтен шәһәрне төзекләндерделәр, юллар, тротуарлар яңарды, паркларга реконструкция ясалды. Иң мөһиме, үзем яшәгән йорт төзекләндерелде. Ләкин, бер күңелсез ягы бар, балалар өчен мәйданчык бик бәләкәй булып калды. Әле ярар безнең йорт балалары гына уйнаса, башка урам йортларыннан да килеп уйныйлар бит, урын җитми. Ясалма тигезсезлек («Лежачий полицейский») урнаштырсалар да бик яхшы булыр иде. Чөнки йортыбыз хастаханә янәшәсендә урнашкан, машиналар тизлек белән йөри. Балалар белән бәйле аяныч хәлләр генә килеп чыкмаса ярар иде дип куркып торабыз",- диде ул. 

Ишегалды бәйрәмен җыр-моңнан башка күз алдына китереп тә булмый. Шәһәребезнең үзешчән артистлары аларның һәрберсендә килгән халыкка матур җырларын бүләк итә. Әлеге бәйрәмдә дә шулай булды. Алда әле Ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Аның чираттагысы, иртәгә, 16 август көнне, Володарского урамы, 11 нче йорт адресы буенча узачак. 

Тулырак Ишегалды бәйрәмнәре графигы белән монда таныша аласыз. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев