Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Каршы як полоса” профилактика акциясе бара

Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы – ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр.

Мондый аварияләрдә, кагыйдә буларак, кагыйдә бозучылар гына түгел, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары да зыян күрә.

Автомобиль юлларында каршы як юлга чыгу аеруча куркыныч, анда тизлек режимы шактый югары һәм транспорт чаралары бәрелешенең нәтиҗәләре дә авыррак була.

Хокук бозуларның әлеге төрен профилактикалау максатыннан, 21-27 нче ноябрьдә Лениногорск районы дәүләт автоинспекциясе бүлеге “Каршы як полоса”дип аталган профилактик чара үткәрә.

Юлдагы фаҗигале нәтиҗәләргә юл куймас өчен, дәүләт автоинспекторлары тизлекне юл һәм һава шартларын исәпкә алып сайларга, башка транспорт чараларын узарга ашыкмаска һәм каршы як юлга чыкканда игътибарлы булырга чакыра.

Онытмагыз, куркыныч урыннарда алда барган транспорт чарасын узып китәргә омтылу  - тормыш өчен кыйммәткә төшәргә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев