Лениногорскида өлкәннәр компьютерны үзләштерә
Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ни эшләргә? Гомер узган, алар эшләгән чорда исәп-хисап та, кәгазь эшләре дә кулдан язып башкарылган. Ә тормыш агымыннан бер дә калышырга ярамый, чөнки компьютерның мөмкинлекләре дә, уңайлыклары да чиксез...
Әнә шул мәсьәләне күз уңында тотып, хөкүмәтебез һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Аларның төп максаты – өлкән яшьтәгеләр өчен заманча компьютер технологияләрен кулланып, өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру бит. Хәзер компьютерны авылда яшәүче өлкәннәр дә белә. Россия пенсионерлар союзы тарафыннан ярдәм күрсәтелүче программа буенча укыдылар алар. Мәсәлән, кыш айларында Түбән Чыршылыда шулай 15 кеше курста укыды, безнең өчен бик яхшы булды дип хәбәр иткәннәр иде.
Шәһәрдәге “Исток - Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә компьютер нигезләренә өйрәтү дәресләрен даими оештыралар. Бүгенге көндә курсларга йөрүчеләр саны шактый – 28 кеше теләк белдергән. Биредә реабилитация курсларына йөрүче абый-апалар дәвалану белән беррәттән, компьютер серләренә дә өйрәнә. Белем алган өчен пенсионерлар кесәләреннән бер тиен дә чыгармый. Хезмәт буенча инструктор Альбина Зарипова ике атна дәвамында аларны заман техникасының төзешеле белән таныштыра, клавиатура төймәләренә басып, язарга да, котлау открыткалары ясарга да, флешка белән ничек итеп эшләргә, социаль челтәрләрдә аралашырга да өйрәтә.
- Мондый курслар алып баруым беренче мәртәбә генә түгел. Өлкәннәр белән эшләү үзенчә кызыклы. Өйрәнү юлының һәр адымын шулкадәр җитдилек белән, кызыксынып кабул итәләр. Барып чыкты исә, балалар кебек чын күңелдән сөенәләр, - ди.
Бирегә җыелучыларның күпчелеге курслар башланганчы компьютерны кабыза-сүндерә дә белмәгән, "тычкан"ны йөртү турында инде әйтәсе дә юк.
- Мин хәзер үземне "супер апа, әби" дип саныйм, - ди җиденче дистә белән баручы Галина Юнысова. Өендә күптәннән компьютер, ноутбугы булса да, әлегә кадәр, җаен әллә ни белмәгән. Замана техникасы белән якыннан танышу күптәнге хыялы булган.
- Күпме оныкларны өйрәтергә сорадым, үтенечемә колак салучы булмады. Ә бүген менә рәхәтләнеп өйрәнәм. Иң беренче чиратта, электрон рәвештә дәүләт сайтында теркәлдем. Бигрәк җайлы икән, табибка да җиңел генә язылдым, - дип шатлыгын яшерми.
Алтмыш бишлек Любовь Новикова да бу дәресләрнең файдасын күргән.
-Интернет аша балаларым белән аралашам. Күпме таныш-белешемне таптым. Аш-су серләре, гөлләр үстерү турында кирәкле мәгълүматны алам. Дөньяда булган яңалыклар белән дә компьютер экраны аша гына танышып барам, - ди ул.
- Безнең өчен укулар оештыручыларга ихлас рәхмәт. Заманадан артта каласы килми бит. Бер танышым, әнә, океан артындагы Америкада яшәүче туганы белән интернет аша кара-каршы утырып сөйләшә, хатлар языша, бик җайлы, ди. Алла боерса, без дә моңа тиздән өйрәнербез, - ди яңа гына компьютерны үзләштерә башлаган Башир Габбасов.
- Өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түләргә, газета-журналларга да язылырга була икән бит! - дип шакката Анатолий Маркелов та.
Әгәр район яки шәһәребездә яшәүче башка пенсионерларда шушы рәвешле компьютерга өйрәнү теләге туа икән, әлеге үзәккә реабилитация курсыннан тыш та өйрәнеп була. Бу очракта инде укыган өчен бераз түләргә киләчәк, дип аңлаттылар.
текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев