Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида МХОда һәлак булган солдат белән хушлаштылар

Дмитрий Дунаев белән хушлашу 30 сентябрьдә узды.

Лениногорскилы Дмитрий махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган.

Дмитрий Александрович 1983 елда Лениногорскида туа. Урта белемне 11нче гимназиядә ала. Аннары 14нче училищеда укый.

23 августта Дмитрий үзе теләп хәрби операция зонасына китә. 6 сентябрьдә «Тигр» отряды составында хәрби операциядә катнаша һәм шул вакытта яралана һәм һәлак була.

Хушлашу чарасында Дмитрийның әнисе – Җәүхәрия Әнәсовна, апасы Римма, туганнары, дуслары, классташлары катнашты.
Хәрби Камышлы зиратында җирләнде.

 

Фото: Ильмира Гареева.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев