Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Өлкәннәр көне узды (+ФОТОЛАР)

Лениногорск Мәдәният сараенда Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде.

Ел саен Өлкәннәребезне хөрмәт итеп Мәдәният сараенда бәйрәм концерты оештырыла. Бу елны да традицияне дәвам итеп өлкәннәребезне хөрмәтләделәр. 

Өлкәннәрне Казан шәһәреннән Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гирфанов котлады. Марат Гирфанов залда утыручы абый-апаларны, әби-бабайларны бәйрәм белән котлап: 

«Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйм. Барчагызга да исәнлек, озын гомер, балаларыгызның һәм оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим», диде ул. 

Шулай ук, Өлкәннәр көне 1991 елдан үткәрелә башлавы, аның максаты — өлкән буынга игътибарны арттыру, аларны борчыган сорауларны хәл итү, ярдәм кулы сузу. Бүгенге көндә Лениногорск районында 8 меңгә якын 70 яшьтән өлкән булган халык яши. Пенсия яшендәге халык белән бергә санасак, 26 меңгә якын кеше яши булып чыга, дип әйтте ул. 

Бәйрәмдә күп еллар бергә гомер итүче парларны да бүләкләделәр. 

Мәсәлән, Татьяна һәм Альберт Нуруллиннар иңне-иңгә куеп инде 40 ел яши. Алар Альберт Сәмигулла улы булачак тормыш иптәше белән Дальний Востокта хезмәт иткән чакта танышкан. Бер ул һәм кыз үстергәннәр. Альберт Сәмигулла улы нефть өлкәсендә хезмәт иткән. 5 оныклары бар, 6нчысын көтәләр. 

Керкәле авылында яшәүче Тәслимә һәм Мөдәрис Гайнутдиновлар быелның декабрь аенда 63 ел бергә гомер итүләрен билгеләп узачак. Мөдәрис Мөхәммәтша улы нефтьче булган, хәзер инде лаеклы ялда. Буш вакытларында китап укырга, сканворд чишәргә ярата. Тәслимә Шафик кызы Сугышлы мәктәбен тәмамлаган, гомер буе колхозда эшләгән. «Хезмәт ветераны», «Ана даны» медальләре иясе. Яшь чакта чигәргә яратса, хәзер бакчада яшелчә үстерү белән мавыга. Дүрт малай һәм бер кыз үстергәннәр. 7 оныгы һәм 7 оныкчыклары бар. 

Мөэмин-Каратай авылында яшәүче Минзилә һәм Рәис Сәхаповлар инде 57 ел бергә гомер итә. Минзилә Шакирҗан кызы гомер буе колхозда мал караучы булып эшләсә, Рәис Харис улы Яңа Үтәмеш урта мәктәбе директоры, Мөэмин-Каратай урта мәктәбендә укытучы, Иске Иштирәк авыл советы рәисе, «Маяк» колхозы рәисе, Шөгер ипи пешерү заводы директоры, 2014 елдан бүгенге көнгә хәтле Мөэмин-Каратай авылы мәчете имамы. Өч бала үстергәннәр. 9 оныклары, 2 оныкчыгы бар. 

Розалия һәм Фәрит Тухбатовлар бергә торуларына инде 56 ел. Фәрит Әхтәм улы колхозда баш экономист, аннары авыл советы председателе булып эшләгән. 2000 елда «Маркс» хуҗалыгында экономист булган. Хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеме бирелгән. Розалия Фәхразый кызы Иске Иштирәк авылыннан. Башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 

Атлас- Галия Шарафутдиновлар гаиләсе 50 ел бергә гомер итә. Алар Иске Иштирәктә таныша. Галия Хаким кызы педагогия университетын укып бетереп әлеге авылга укытучы булып эшләргә җибәрелә. Әлеге гаиләләргә истәлекле бүләкләр бирелде. 

Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Шәһәребезнең үзешчән артистлары, төркемнәре үзләренең моңлы җырларын, үзенчәлекле биюләрен бүләк итте. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев