Лениногорскида паркта Корбан бәйрәме уңаеннан гаиләләр өчен күңелле чара үтте (+фотолар)
Корбан бәйрәме билгеләп үтелә бүген
Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә иртәдән вәгазь сөйләү, Коръән уку, аннары Гает намазын бергәләп уку булды.
Көндез исә “Юбилейный” паркында гаилә бәйрәме үтте. Бигрәк тә бу чарада балалар өчен күңел ачу чаралары күп төрле иде. Корбан бәйрәменең асылында бит – балаларны шатландыру тора.
Паркка килүчеләрнең барчасын Гомәр хәзрәт Корбан бәйрәме белән котлады. Шулай ук администрациядән эшләр идарәчесе Марат Якупов изге теләкләрен җиткерде.
Балаларны сәхнәгә чакырып, Коръән сүрәләре укыттылар. Сөбханалла, сүрәләр укырга теләүче балалар шактый җыелды. Һәрберсенә сүз биреп, сүрәләрне сөйләттерделәр. Әлбәттә, беркем дә татлы бүләксез калмады.
Балалар өчен мастер-класслар үткәрелде, әйтик, картоннан сарык ясау буенча. Шулай ук балчыктан фигуралар ясап карарга теләүчеләр дә күп булды. Балчыктан мастер-класс барысын да кызыксындырды.
Килгән халык өчен Корбан бәйрәменә кагылышлы викторина үткәрелде.
Зәй-Каратайдан килгән Розалия Лобанова, Тәслимә Шәрипова Корбан бәйрәме чарасына үзгә бер ямь кертте. Алар инсценировка тәкъдим итте. Базарда ит сатучы хатын ролен Тәслимә апа бик оста башкарды. Корбанга нинди маллар тотылуын белми, имеш. “Әтәч алыгыз әле Корбанга”, дип кулына читлек белән тоткан әтәчен дә тәкъдим итеп карады, тик алучы булмады. Аннары ахирәте – Розалия апа аңа Корбанга нинди маллар чалуларын аңлатты. Менә шундый эчтәлектәге күренеш иде.
Паркка килүче халык өчен тәмле пылау, шашлык пеште. Балалар уйнады, күңел ачты.
Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев