Лениногорскида пенсионерлардан 200 мең сумнан артык акча урлаган аферист тоткарланган
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре, мошенник алдаган өлкән яшьтәге хатын-кызлар яшәгән йортларның подъездларына керүче һәм чыгучы барлык видеокамералардан алынган язмаларны яңадан карап чыкканнар.
Мошенник булып элек хөкем ителгән 36 яшьлек лениногорскилы булып чыга.Гаепләнүче сак астына алынган. Тикшерү эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, Лениногорск шәһәрендә ике өлкән яшьтәге хатын-кызлар, 81-82 яшьлек, мошенниклар тозагына эләккән дип язган идек. Берсен 116 мең, икенчесен 100 мең сумга алдаганнар иде.
Фото: "Лениногорск-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев