Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида пленэр кысаларында рәссамнар картиналар «җанландыра» (+фотолар)

Лениногорскида 50нче Бөтенроссия пленэры ачылды һәм ул август уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Биредә Татарстан һәм Россиядән килгән рәссамнар шәһәребезнең матур урыннарында булып рәсемнәр ясый, мастер-класслар үткәрә, ясаган картиналарыннан күргәзмә үткәрә. Пленэр ачылу көне турында язган идек инде. 

Рәссамнарның юбилей пленэрын Лениногорскида оештыручы — пленэрның кураторы һәм директоры, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Минһаҗев шәһәребезгә Самара, Махачкала, Череповец шәһәрләреннән килгән рәссамнар белән түбән сулык территориясе янында мастер-класс һәм күргәзмә үткәрде.

Пленэр-симпозиумны «Туган якның ямьле симфониясе» дип юкка гына атамаганнардыр. Чөнки биредә шәһәребезнең матур табигате, урыннары чагылдырыла. Мәсәлән, кичә узган мастер-класста рәссамнар түбән сулык территориясендә урнашкан маяк, күл буен, «Ихлас» мәчетен рәсемгә төшерде. Һәр рәссамның рәсеме үзенчәлекле, кемдер якты, кемдер караңгырак, кемдер уртача төсләрдә ясый. Кемнең фантазиясе ничек инде. Рәссамнар үзләре әйтмешли, күңелеңне биреп эшләргә, рәсемнең эченә кереп китәрдәй итеп, диләр. 

Самара шәһәренең сәнгать мәктәбе җитәкчесе, Россиянең атказанган рәссамы Владимир Иванович Башкиров безнең шәһәргә беренче тапкыр килгән. 

«Лениногорск миңа бик ошады. Инде бөтен яклап карап, йөреп чыктым. Аны Зеленодольск шәһәре дип әйтәсе килә, чөнки монда яшеллек күп, табигате бик матур. Шулай ук Болгариянең Стара-Загора шәһәре белән чагыштырырга була. Шөгер авылында да булдык, бик үзенчәлекле авыл, чиста һавасы белән үзенә җәлеп итеп тора. Бу түбән сулык территориясендә мин инде өченче тапкыр. Әле пленэрга килгән көнне генә күл буе күренешен ярты сәгать эчендә ясап куйган идем.  Рәсемнәремне күбесенчә экспрессивный импрессионизм стилендә ясарга тырышам», – дип уртаклашты ул. (Автор: импрессионизм — якты төсләр һәм якты элементлар белән рәсем ясау) 

Түбән сулык территориясендә үткәрелгән рәссамнар очрашуында мастер-класслар күрсәтелсә дә, рәссамнар әйтмешли, кешене рәсем ясарга өйрәтеп булмый, ә менә ясаган рәсемне нинди төсләр белән буярга киңәш биреп кенә була. Чөнки һәр кешенең үз фантазиясе, күренешне алар нинди төсмердә күрә, шулай ясарга тырыша. Мәсәлән, Владимир Башкиров ачык төсләрдә ясаса, Дагыстанның Махачкала шәһәреннән килгән рәссам Әмирхан Магомедов карасу төсләргә өстенлек биргән. Аның рәсемендә күл буе караңгырак төсләр белән ясалган. Ике рәссамның рәсемнәре дә үзенчә матур һәм үзенчәлекле. 

Әмирхан Магомедовның безнең шәһәргә инде беренче генә килүе түгел, ә өченче тапкыр килүе икән. Анардан рәсем ясау буенча берничә киңәш тә сорадык. «Иң башта табигатьнең кайсы урынын ясарга теләвеңне, аның нинди төсләр белән ясалуын ачыкларга кирәк. Рәсемдә кайсы урында шәүлә төшеп торачак, кайда урта, кайда кырый, вак-төяк әйберләр ничек урнашачак, барысын да күзалларга. Шулай ук ясаган рәсем чын кебек булырга тиеш. Моның өчен үзеңнең фантазияне кушып, төсләр өстәргә, күңелең белән табигатькә якынаерга кирәк. Үткәрелгән пленэрга килүемә дә бик шатмын. Төрле шәһәрләрдән килгән рәссамнар белән очрашасың, аларның эшләрен күрәсең, үзең өчен илһам аласың. Бер-береңә киңәш бирәсең», – диде ул. 

Рәссамнар пленэры кысаларында үткәрелүче очрашуда, шулай ук Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Марат Афлятуновның күргәзмәсе дә ачылган иде. Аның ясаган рәсемнәре күз явын алырлык. Чөнки алар гельле ручка белән ясалган. Рәсемнәрнең нинди тырышлык, осталык белән ясалганын үз күзләре белән күргән кеше генә аңлый ала. 

Лениногорскида рәссамнар әле 15 августка кадәр булачак. Әгәр шәһәр урамнарында кулларына пумала тоткан, башына сары кепка кигән кешеләрне күрәсез икән, гүзәллек дөньясына күз салыгыз, алар белән аралашыгыз, танышыгыз. Мондый очрашулар еш булып тормый. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев