Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида пневмония очраклары күбәйде

Соңгы арада Лениногорск районында пневмония белән авыручылар артуы күзәтелә. Ноябрьнең беренче ункөнлегендә генә 32 очрак теркәлгән, шуның сигезе – балаларда.

Октябрь аенда исә пневмониянең (үпкә ялкынсынуы) 172 очрагы ачыкланган, шуның 76сы – балаларда.

Пневмония авыруы турында һәм аны профилактикалау чаралары хакында Лениногорск үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Фәния Миннебаева сөйли.

-    Инфекциягә кечкенә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр ныграк бирешә. Пневмонияне барлыкка китерүче - пневмококк, микоплазма һәм стафилококк. Моннан тыш пневмония кискен респиратор вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм грипп белән чирләгәннән соң өзлегү аркасында килеп чыгарга мөмкин, - дип ассызыклый Фәния Миннебаева.

Табиб-эпидемиолог фикеренчә, микоплазмалы пневмония тагын да куркынычрак, авыруның узуы да гадәти пневмониядән аерыла. Микоплазмалы пневмонияне дәвалау җиңел булуга карамастан, аны барлыкка китерүче үпкә өлкәсендә генә ялкынсыну китереп чыгарудан тыш, ул терәк-хәрәкәт аппаратын һәм йөрәк-кан тамырлары системасын зарарларга мөмкин.

“Авыру чылбырының өч өлеше бар: инфекция үзе, йоктыру механизмы һәм организм. Икенче өлешенә йогынты ясау җиңелрәк һәм тизрәк, чөнки инфекция йоктыруга юл куймасаң, авыруның иң югары ноктасы булмаячак”, - ди Фәния Мөдәрисовна.

Табиблар кисәтә: әгәр гаиләдә берәрсендә ОРВИ билгеләре барлыкка килсә, шунда ук вируска каршы профилактиканы башларга кирәк. Авыру белән дистанция сакларга кирәк һәм тән температурасының түбәнәюенә юл куймау мөһим.

Олы яшьтәгеләргә халык күп йөри торган урыннарга бармау хәерлерәк. Барырга туры килгән очракта медицина битлеге кулланыгыз.

Үзеңне һәм организмны катлаулы, авыр өзлегүдән прививка ярдәмендә сакларга мөмкин.

Вакцинация ясау урыннары:
- Шәһәрдә яшәүчеләр ЦРБ поликлиникасында, 204нче кабинетка мөрәҗәгать итә ала, эш көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр.
- Балалар поликлиникасына балигъ булмаганнар 2.9 кабинетына мөрәҗәгать итә ала, дүшәмбе, сишәмбе, җомга 10.00 -16.00 сәгатькә кадәр, сишәмбе, пәнҗешәмбе 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр. Прививка алдыннан педиатрга күренергә кирәк.
- Авыл кешеләре авыл җирлекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларында ясата ала, Шөгер участок хастаханәсендә яки Иске Куак амбулаториясендә эш көннәрендә прививка ясыйлар, 8.00-15.00 эш сәгатьләре.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев