Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида СПК-2 бәйрәме узды (+фотолар)

Шәһәребезнең “Юбилейный” паркы үзенчәлекле биюләр, кызыклы чыгышлар, балаларның сәнгатьле шигырь сөйләүләре белән җыр җырлаулары белән “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче социаль-педагогик комплекс бәйрәме гөрләп узды бу көнне.

Беренче нефть табучыларның батырлыгы, нефть фонтаннары, эшләнмәләр, миллиард тонна нефть чыгару – барысы да “Лениногорскнефть” идарәсе онытылмас  тарихы булып саклана. Бәйрәмне алып баручылар: “Лениногорскида нефть тармагын үстерүдә өч Советлар Союзы Герое, унөч социалистик хезмәт герое көч куйган. Кайберләре илнең дә нефть тармагы үсешендә җитәкче, министр итеп билгеләнгән. Чыннан да, лениногорскилыларның керткән өлеше белән горурланырлык. Туган көнең белән, кадерле нефтьчеләр, “Лениногорскнефть”, - диде алар.

“Юбилейный” паркында олы яшьтәге абый-апалар, яшьләр, балалар белән беррәттән нефтьче-ветераннарыбыз да чакырылган. Аларның барчасын да район башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов, “Охтин-Ойл” генераль директоры Рөстәм Хөснетдинов, “Татнефть”нең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Фәнис Октябрев сәламләде. 

“Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов: “Лениногорскилылар, барыгызны да бәйрәм белән. Күрегез әле, ничек бәйрәм мәктәп укучыларының үзенчәлекле чыгышыннан башланып китте. Әлеге чыгыштан күренгәнчә, “Татнефть” компаниясенең безнең җирдән башланып китүе түгелме соң бу? Тарихка күз салсак, 1943 елда беренче скважина беренче тонна “кара алтын” безнең Лениногорск җиреннән башланып киткәнлеге билгеле. Иң беренчеләрдән булып нефть тармагын үстерүдә көч куйган ветераннарыбызга, хәзерге вакытта хезмәт куючы нефтьчеләребезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. “Татнефть”нең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге бар”, диде ул. 

Шуннан соң сүз район башлыгы Рәгать Хөсәеновка бирелде. Ул да барчасын бәйрәм белән тәбрик итеп, әле кичә генә шәһәр һәм район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгыравын, ә бүген “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән шундый матур һәм зур бәйрәм оештырылуын ассызыклады. “Шәһәребезнең “Лениногорскнефть” идарәсенең әлеге бәйрәмне оештыруы да ел саен традициягә әверелде. Җәй дәвамында мондый төр бәйрәмнәрне шәһәребезнең 13 территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләрендә дә үткәрсәк тә, идарә иң беренче булып оештыра. Җәйге каникулга чыккан балалар өчен дә, олы яшьтәге абый-апалар өчен мондый бәйрәмнәр күңелле. Киләсе елга “Лениногорскнефть” идарәсенә – 80, Лениногорск шәһәренә – 70 ел тула. Юбилей елы онытылмаслык һәм истә калырлык булсын өчен быелдан ук эшлибез, үз алдыбызга бурычлар, планнар куябыз, шәһәребезне тәртипкә китерәбез, матурлыйбыз, реконструкция үткәрәбез. Үзегез дә күрәсез, “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән шәһәребез ничек үзгәрә. Планлаштырган урыннарда ишегаллары, парклар, скверлар, ял итү урыннары барлыкка килә. Шәһәребездә эшләп килүче нефть белән бәйле оешма-предприятиеләргә, “Татнефть” җәмгыятенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм”, - диде ел.   Шулай ук, илебезнең нинди вакытта яшәвен дә әйтте. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган якташлабыз өчен, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм оештыруда, җыюда ярдәм иткән халыкка да рәхмәт сүзләре җиткерде. Күптән түгел илтеп кайткан гуманитар ярдәм өчен анда булган егетләребезнең дә рәхмәтен җиткерде.   

“Татнефть”нең профсоюз комитеты рәисе урынбасары Фәнис Октябрев та килгән халыкны бәйрәм белән котлады. Әлеге бәйрәмнең елдан ел үзенчәлекле узуын һәм ел да нефть тармагын үстерүдә күп көч куйган ветераннарыбызны хөрмәтләү зур игътибарга лаек. Хәзерге вакытта эшләүче нефтьчеләребез, үсеп килүче киләчәк буын да аларның хезмәтен онытмасын, алар кебек булсын иде,- ди. 

Барлык котлау сүзләреннән соң сәхнә түренә хөрмәтле ветераннарыбыз да чакырылды. Алар арасында Наталья Балахонцева, Галина Орлова, Владимир Карнилов, Азат Мәхмүтов, Геннадий Илалов, Наталья Низамова, Рауф Габидуллин, Марат Рәхимов, Айрат Файзуллин, Әмирә Гимранова, Шамил Фәррахов һәм башкалар. Барлыгы 38гә якын ветеранга хөрмәт йөзеннән акчала бүләк тапшырылды. 

Бәлүкләү тантанасының икенче өлешендә “Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов 7нче мәктәпнең җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Әлфинур Сабировага грант, Лениногорск Балалар йорты җитәкчесенең укыту һәм тәрбия бирү эше буенча урынбасары Миләүшә Садршаитовага, 12нче лицейның инглиз теле укытучысы Ләйлә Гөбәйдуллина, 5нче мәктәптә педагог-психолог Ирина Медведева, 2нче мәктәпнең биология фәне укытучы Надежда Воробьева, “Юбилейный” бассейнында өлкән тренер Константин Капитонов, “Лениногорскнефть” идарәсенең яшьләр оешмасын җитәкләүче Алия Хакимовага Рәхмәт хатлары бирелде. 

Шулай ук, бәйрәм барышында “Интеллектуал года”, “Чемпион года” номинацияләре буенча да Диплом һәм истәлекле бүләкләр, 2024 елның булачак беренче сыйныф укучыларына портфель белән мәктәп кирәк-яраклары да өләштеләр.   

Бәйрәмне тагын бер үзенчәлеге шунда, бәйрәм барышында “Татнефть” идарәсенә караган балалар бакчасы, мәктәп, уку йорты арасында 2нче социаль-педагогик комплексында иң яхшы чыгыш өчен конкурс та оештырылган иде. Нәтиҗәдә, җиңүче итеп 14 нче балалар бакчасы игълан ителде. “Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов әлеге балалар бакчасына лауреат и дипломант исеме алу турында бүләк тапшырды. 

 2нче социаль-педагогик комплекс оештырган әлеге бәйрәмгә, шулай ук, Әлмәт шәһәреннән “Легкие крылья” урам театры да чакырылган иде. Алар кызыклы һәм мавыктыргыч шоу күрсәтте. Берсе пиратлар белән булса, икенчесе поезд һәм пассажирлар турында булды. Әлеге урам театрының безнең шәһәргә беренче генә килүе түгел, лениногорскилылар аларны танып, көтеп ала. Бәйрәмдә оештырган шоулары өчен дә бөтен халык аларны дәррау каршы алды һәм алкышларга күмде. 

Бәйрәмнең иң кызган өлеше – Казан шәһәреннән чакырылган талантлы, матур тавышлы, ягымлы йөзле җырчы Гүзәл Уразованың чыгышы булгандыр, мөгаен. Бөтен халык сәхнә янын минут эчендә уратып алды. Гүзәл Уразова барысын да сәламләп, соңгы вакытта үткәргән вакыйгалары белән уртаклашып, Лениногорск шәһәренә тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән яратып һәм сагынып килүен әйтте. Лениногорск шәһәре халкының олысы да, яше дә яттан белгән, иҗатының беренче җырларын, яңа җырларын да бүләк итте. Бер сәгать дәвамында халыкка күтәренке кәеф бүләк итеп, яшьлек елларына кайтарды. Соңыннан лениногорскилыларның аны алкышларга күмүенә, якын итеп килүләренә, яратуына рәхмәт белдереп баш иде. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев