Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булып китте (+фото һәм видео)

Лениногорскига Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килеп, «Ихлас» мәчетендә халык, авылларның имамнары белән, ә Мәгариф идарәсендә мәктәп укытучылары, район активы белән очрашты.

Ислам динендә әдәп-әхлак, балаларга дини тәрбия бирү турында сөйләшү үткәрде.

Очрашуда  Ютазы районы Урыссу авылы имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшин да катнашты. Башка районнардан килгән имам-мөхтәсибләр белән башта белем бирүгә багышланган сөйләшү узса, аннары илебездә булган  хәлләр, МХО зонасында булган якташларыбызга район мәчетләренең һәрдаим ярдәм итеп торуына рәхмәт сүзләре әйтелде. 

Җәлил хәзрәт Фазлыев  үз чыгышында:

"Авылда имам булып эшләү җиңел түгел, бигрәк тә олы яшьтәге кешегә. Шәһәр имамнары үз эшен эш сәгатендә башкара да, кайтып китә, ә авылда яшәп, имам булып хезмәт итүчеләр 24 сәгать буе кеше янында. Иртәнге биштә, кичке тугызда килсәләр дә кабул итәргә тиешсең. Әйтәләр бит, әгәр берәү авылда имам булса, халык аннан разый булса, аның урыны Җәннәттә булыр, дип. Шуңа күрә, барчагызга да эшләгән хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Аллаһы Тәгалә сездән разый булып, исән-сау эшләргә насыйп булсын",-диде. 

Мәгариф идарәсендә үткәрелгән очрашуда, укытучылар, мөгаллимәләр, район авылларыннан килгән хатын-кызларыбыз күп иде. Алар белән Җәлил хәзрәт Фазлыев әдәп-әхлак тәрбиясе, күпбалалы ана һәм башкалар турында сөйләште. Үз чыгышында: "Без — мөгаллимнәр, мөгаллимәләр, иң беренче — балаларның күңел сакчысы булырга тиешбез. Мәктәпләрдә бала тәрбияләү өчен нәрсә җитми? Әлбәттә, балалар җитми",-ди ул. 

«Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирергә дә туры килә. «Үзеңнән соң ничә бала калдырдың? Һәм нинди бала калдырдың? кебек сорауларга җавап бирергә туры киләчәк», –  дип сөйләде ул. Риза Фәхретдиннең «Динсез тәрбия — тәрбиясезлек» дигән сүзләрен дә мисал итеп китерде. Димәк, без әти-әниләрнең бурычы — балаларга дини тәрбия дә бирү. 

«Яңа туган баланың күңеле чиста була. Әгәр дә ана ярамаган нәрсә ашый икән, сабыйга ана сөте аша күчә ул. Өстәлдә хәрәм ризык та торырга тиеш түгел. Баланың күзен каплап куеп булмый бит,  кирәкмәгәнне күреп, карап,  күңеле каралырга мөмкин. Шуңа күрә дә, балага дини тәрбия бирү дә кирәк», – дип саный ул. 

Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышын барысы да бик җылы кабул итте. Шуннан соң  сүзне Ютазы районы Урыссу авылы имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшинга биреп, аның балаларга дини белем бирүен, шулай ук МХО зонасына иң күп йөргән имамнарның берсе дип атады аны. 

"Инде күп еллар мәдрәсәдә балаларга дини дәресләр укытам. 1999 елдан малайлар мәдрәсәсен, 2007 елдан алып, егет-кызлар мәдрәсен җитәкләдем, 7 ел мәктәптә эшләдем. Башкортстан дәүләт педагогия университетында тарих фәне бүлеген тәмамладым. Тарих фәне кандидатурасын якладым. Әдәп-әхлакка багышланган китаплар да тәрҗемә иттем. Татарстанның биш районына — Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Ютазы районнарында казый булып торам. Барлык үткәрелгән җыелышларда катнашып киләм. Иң беренче балалар белән үткәргән дәресебез әдәп-әхлак темасынан башлана»,- диде Марат Мәрданшин.

Ни өчен яшьләр арасында зыян кылучылар күп. Чөнки аларның күңелләрендә иман, әдәп-әхлак юк. Башкача әйтсәк, түземлек, сабырлык юк, диделәр үз чыгышларында хәзрәтләр. 

Хәзрәтләрнең теләкләре: мәктәпләрдә, балалар бакчаларына имамнарны чакырып, балалар белән сыйныф сәгатьләре үткәрелсен иде.

Районның Кирлегәч авылыннан килгән Рузалия Магизянованың әле намаз укый башлавына биш кенә ел булса да, ул әле һаман белемен үстерә, укый. Шәһәребезнең «Ихлас» мәчетенә йөри. Авылда мәчет мәдрәсәсендә Ислам дине нигезләрен, гарәп телен укыта. 

"Бүгенге очрашудан без үзебезгә кирәкле киңәшләрне алып мәгълүмат тупладык. Бигрәк тә, әхлакый тәрбия бирү турында мәгълүмат тирәнтен каралды. Балаларга дини белемне җәйге лагерьлар эшләгән вакытта өйрәтергә тырышабыз. Быел да кызлар өчен дә, малайлар өчен дә аерым лагерь оештырган идек. Мәктәпләргә хәзрәтләрне чакыртып, балалар белән сөйләшүләр үткәрү тәкъдиме дә бик уңайлы. Хәзер Интернет заманы булса да, күзгә-күз күрешеп, бирәсе килгән сорауларны биреп, хәзрәтнең үзеннән ишетү миңа калса яхшырак та",- дип уртаклашты ул. 

Куакбаш авылыннан килгән Алсу Бәдриева да әлеге очрашуны көткән. "Җәлил хәзрәтнең вәгазе бик үтемле булды. Әлеге вәгазьләр бала тәрбияләүгә багышланган иде. Дөрес әйтелде, безнең балаларга белем бирү дәрәҗәсе югары, әмма ләкин  әдәп-әхлак тәрбиясе җитеп бетми. Без әлеге очрашуның ничек узуын, нәрсәләр белеп кайтуыбызны мәктәптә, балалар бакчасында сөйләрбез. Алар әйткән тәкъдимнәрне чынга ашыру турында уйларбыз",-диде. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев