Лениногорскида тракторчы-машинистка укучылар имтихан тапшырды
Күптән түгел Лениногорск политехник колледжда А1 категориясенә юлсыз җирдә йөри торган моточараларны йөртү өчен һәм С, D, Е категориясенә тракторчы-машинистларга укучы шоферлар арасында имтихан тапшыру узды.
А1 категориясенә укучылар внедорожникларны куркынычсыз эксплуатация буенча теоретик имтихан тапшырдылар һәм карда-сазлыкта йөри торган техниканы йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Тракторчы-машинистлар үзйөрешле техникаларның тиешле категорияләре буенча куркынычсыз эксплуатация буенча теоретик имтихан тапшырдылар һәм ЮМЗ, Т-150К, ДТ-75 тракторларын йөртеп күрсәттеләр.
Уку йорты тарафыннан имтиханга дип 22 кеше белән исемлек бирелгән иде. Бер кеше яшь чикләве буенча имтиханга кертелмәде, бишесе имтиханга килмәде, бер кеше – имтиханны бирә алмады. Шушы арада имтихан тапшырган курсантлар тиешле таныклык алачак. Кабаттан сынау бирергә дә мөмкин булачак.
Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев