Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида туучылар санын арттыру, абортлар санын киметү сораулары турында фикер алыштылар

Лениногорскилылар «Плюс один» комплекслы проектка кушылдылар, әлеге проект балалар тормышын саклауга һәм йөклелекне ясалма өзүгә юл куймауга юнәлдерелгән.

Бу хакта мэриядә гаилә кыйммәтләрен саклау буенча узган түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. Анда сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль һәм дини оешма вәкилләре катнашты. Чара шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендә үтте.

Лениногорскида бүгенге көндә 78 меңнән артык кеше яши, шул исәптән бала таба алу яшендәге 17 мең 200 хатын-кыз бар. Шушы елның беренче яртыеллыгында йөклелекне ясалма өзү, ягъни абортлар саны 63 булган, узган елның шул чоры белән чагыштырганда бераз ким, ул вакытта — 68.

Хатын-кызлар консультациясенә йөклелекне өзү буенча мөрәҗәгать иткәннәр белән табиблар, психологлар эшли. Моның өчен Үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә аерым кабинет җиһазландырылган. Шуннан соң хатын-кызга уйлар өчен 1 атна вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә барысын да уйлап, анализлап, аборт ясату турындагы карарларыннан баш тартучылар да була икән. Бу хакта Лениногорск бала тудыру йорты мөдире Регина Темралиева чыгыш ясады.

«Иң мөһиме — бала көтеп алынган булсын, аны яратсыннар, аның турында кайгыртсыннар», — ди ул.

«Умиление» гаилә, ана һәм балаларны яклау үзәге белгече Аида Фогбе «Плюс один» проекты кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде. Әлеге үзәк чараның инициаторы иде. Аида Фогбе авыр хәлдәге йөклеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү мөмкинлеге, шул исәптән "Умиление«дә тору мөмкинлеге турында билгеләп үтте.

Киңәшмәдә «Исток Башлангыч» директоры Елена Әхмәтҗанова, Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лиана Волдавина, мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, «Логос» директоры Ольга Ященко гаилә кыйммәтләрен профилактикалау һәм саклау, гаилә институты, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук тууны арттыру һәм абортлар санын киметү кысаларында алып барылган эшләр турында чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар чаралар комплексын тормышка ашыру кирәклеген расладылар, абортларны профилактикалау эшен көчәйтү карарын кабул иттеләр.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/photoreport.htm/photoreport/9012459.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев