Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МХО

Лениногорскида Украинада һәлак булган якташыбыз Ренат Насыбуллин белән хушлаштылар

Лениногорскилылар һәм бөгелмәлеләр «Ихлас» мәчете территориясендә Украинада һәлак булган егетебез Ренат Насыбуллин белән хушлашты.

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Ренатның әнисе Зөмәрә Хәйдәр кызы, туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре, хәрби комиссариат, администрация вәкилләре, Казан танк училищесы курсантлары һәм башкалар килгән иде.

Ул 2022 елның 28 октябрендә махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә. 20 июньдә Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясен яклаганда фаҗигале рәвештә һәлак була.

Барысы да Ренатның әнисе Зөмәрә Хәйдәр кызының, якын туганнарының тирән кайгы уртаклашты.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Зөмәрә ханыма шундый акыллы, батыр йөрәкле ул үстергән  өчен рәхмәт белдерде. Илебезнең данлы улларына Мәңгелек хәтер, мәңгелек дан, -диде ул.

Ренат хезмәт иткән хәрби частьтан килгән вәкил Александр Ионов: 

"Хәрби часть һәм Ренатның сугышчан иптәшләре исеменнән, үземнән, Зөмәрә ханымның тирән кайгысын уртаклашам, диде. 

Ренат - чын сугышчы, чын герой – үз гомерен илдәге тынычлык, якты киләчәк хакына бирде. Ул Батырлык ордены белән бүләкләнә. Орденны Зөмәрә ханыма тапшырдылар.

Хәрби белән хушлашырга аның сыйныфташлары да килгән.

"Без Ренат белән 1 нче сыйныфтан 8 нче сыйныфка кадәр укыдык. Ул һәрвакыт кыю һәм шул ук вакытта бик игелекле иде. Беренче сыйныфтан ук ихтыяр сыйфатлары күрсәтә, җаваплы һәм ышанычлы иде, дип сөйлиләр Диләрә Кыямова, Алена Березовская һәм Алина Красильникова.

Ренат Насыбуллинны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аны Лениногорск районы Тимәш авылы зиратына җирләделәр.

Рамия Гарифуллина тәржемәсе.

Фото: Илмира Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев