Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Үзәк мәйданда кыр кухнясы эшләде

Үзәк мәйданда үткән бәйрәм чаралары барышында “кыр кухнясы” эшләде.


Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен әзерләнгән иде. Аларны волонтерлар алып килеп утырттылар, ашаттылар. Монда солдат боткасы салып бирәләр, ипи һәм чәй.

Тыл хезмәтчәне Габдулла Галиуллин әйтүенчә, ботка бик тәмле. “Элек сугыш вакытында мондый ботка да булмаган. Хәзер тормышлар бик матур, ашар өчен ризыкның нинди төре генә юк. Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде, мин ул вакытта колхозда эшләдем. Гәүдәгә бәләкәй идем. Чәчүдә,  аннары лобогрейкада эшләдем. Хезмәтемне бәяләп, 1946 елда “Доблестный труд” медале белән бүләкләделәр”, - дип сөйли ул. 

Тумышы белән Шөгердән булган Габдулла бабайга хәзер 96 яшь. 1947 елда нефтьчеләргә, бораулау эшенә киткән. Аңа армиядән бронь биргәннәр. 45 ел нефтьче булып армый-талмый эшләгән.
 

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев