Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида волонтерлар 2025 елда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирүдә ярдәм итәләр

Лениногорскида, Татарстанда кебек үк, 2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләре өчен тавыш бирү башланды.

Төзекләндерү эшләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Лениногорск волонтерлары, нефть техникумы студентлары Мәдәният сараенда халыкка бу проектта катнашу мөһимлеге турында акция үткәрде. 

“Лениногорскида яшәүче һәркем үз тавышын шәһәр объектын төзекләндерү өчен бирә ала. Эшләр 2025 елда башкарылачак. Тавыш бирү 15 мартта башланды һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Вакыт бар әле, без лениногорскилыларны бездәге объектлар федераль конкурста җиңсен өчен актив булырга чакырабыз”, - дип аңлата волонтерлар. 

Моннан тыш, алар дәүләт хезмәтләре ярдәмендә ничек тавыш бирергә мөмкинлеге турында белешмәлекләр тараттылар һәм теләүчеләргә тавыш бирергә ярдәм иттеләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев