Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида хезмәткә яраклы халыкның бакыйлыкка күчүе борчу тудыра

Шушы елның 6 ае эчендә Лениногорск районында 502 кеше якты дөньядан бакыйлыкка күчкән, шуларның 110ы – хезмәткә сәләтле.

Табиблар чаң суга: лениногорскилыларның гомер озынлыгын арттыру буенча хәбәр итешеп, бергә эшләргә кирәк.
Дөрес, 2019 ел – ковидка кадәрге чор белән чагыштырганда, гомуми үлем буенча кимү күзәтелә, шулай ук яшь бала үлеме дә теркәлмәгән. Шулай да сәламәтлекне саклау – бүгенге көндә иң әһәмиятле мәсьәлә.

Әлеге сорау буенча Лениногорск үзәк район хастаханәсендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Лениногорск баш табибы Рим Әмиров, авыл җирлеге башлыклары, социаль оешма җитәкчеләре катнашты.

“Без медицина оешмаларының үзара эшчәнлеге кураторлыгы программасы кысаларында килдек. Әлеге программа Татарстанда республика халкының тормышын саклау өчен тормышка ашырыла. Барлык хезмәтләрнең, булсын ул медицина юнәлеше яки социаль юнәлештә булсын, үзара бәйләнешеннән күп нәрсә тора. Беренче урында инде үзвакытында һәм һәркем алырлык медицина ярдәме күрсәтү”, - ди Рафаэль Шәвәлиев.  

Үлем сәбәпләре арасында беренче урынны йөрәк һәм баш мие кан әйләнеше авырулары, шешләр, эндокрин тайпылышлар һәм ашкайнату системасы авырулары алып тора.  “Безнең максат – тормышны саклап калырга мөмкинлек бирә торган шартларны, этәргеч көчләрне табу. Алкоголизмның артуы да борчый, ул күп кенә авыруларга сәбәпче. Әлбәттә, медицина күзәтүләре һәм диспансеризация узу – бик тә кирәк. Барлык авыруларны, башлангыч формада булганда, дәвалап була әле”, - ди Рафаэль Шәвәлиев.

Лениногорск сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар проблемасы турында да киңәшмәдә сүз булды. Быел Татарстанда зур масштаблы проект тормышка ашырыла, югары уку йортлары ординатурасын тәмамлаганнарны белгечләр буенча кытлык кичерүче районнарга җибәрәләр. “Реанимация бүлеге, наркология хезмәте, үзәк район хастаханәсе терапиясен кадрлар белән тәэмин итү турындагы сораулар каралды. Хастаханә заманча, модернизацияләнгән. Эшкә килүчеләр торак белән дә тәэмин ителә”, - ди Рим Әмиров.

РКБ баш табибы әйтүенчә, бүген республика дәрәҗәсендә пациентның табибка ышанычын арттыру мәсьәләсе дә карала. “Башка кеше өчен борчылу, аны ишетү – бу безнең һөнәри яктан булырга тиешле сыйфатлар. Хәзер бу медицина ВУЗларда һәм колледжларда да өйрәтелә. Импатия дип атала ул. Без аны коллективта да сакларга тиешбез”, - ди.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 21 июль санында  укыгыз.

фото: ГАУЗ ЛЦРБ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев