Лениногорскида үзәк китапханәдә экология турында сөйләштеләр
Үзәк китапханәдә Яшьләр китабы атналыгы төгәлләнде. Атна дәвамында онлайн-укулар оештырылды. Аны йомгаклап, экология темасына "Чишмәләр" дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Анда район башкарма комитетының экология өлкәсе белгече Илья Мишин һәм 2 нче мәктәпнең 8 «А" сыйныфы укучылары катнашты. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга безнең шәһәр һәм райондагы чишмәләр турында сөйләде, викторина үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев