Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме чираттагы гуманитар ярдәм җыюны башлый

Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) волонтер төркеме эшчәнлеге хәзерге вакытта киң үсеш алды.

Алар носки-оекбашлар бәйләү белән чикләнеп калмыйча гына, коры “душ” та, яралар төзәтү өчен мазьлар да ясыйлар һәм гуманитар йөк белән озаталар.

“Безнең төркемдә – күпчелеге олы яшьтәге апалар, пенсионерлар, МХОда хезмәт итүче ир-егетләрнең әниләре. Илдә барган борчулы вакыйгаларга битараф булмыйча, андагы солдатларыбызга ярдәм итү теләге берләштерде безне”, - дип сөйли төркемнең җитәкчесе Эльмира Уламасова.  

“Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) волонтер төркемендә 74 актив кеше. Эльмира ханым әйтүенчә, төркемдә һәрберсе кулыннан килгәнчә булышу ягын карый.

“Ярату һәм догалар белән” төркеме 23нче гуманитар йөкне озатты. Хәзер чираттагы озатуга әзерләнәләр. Бүгенге көндә аларга ситсы тукымалар, сырлы (вафельный) сөлгеләр, шулай ук эчке киемнәр, аяк киемнәре, памперслар, пеленкалар, медицина пирчәткәләре, төрле размердагы пластырьлар, дарулар кирәк.

Шулай ук итле консервация, тәм-томнар да бик урынлы булачак. Ярдәм итүнең төрле ысуллары өчен алар шат кына булачак.

Тулырак мәгълүматны Эльмира Уламасовадан, 8987-29-48-479 телефоны аша белешергә була.

Розалия Мостафина

Фотолар: Эльмира Уламасовадан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев