Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МХО

Лениногорскидагы волонтер төркем 29нчы тапкыр гуманитар йөкне озатты

Лениногорскидагы “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) волонтер төркеме 29нчы тапкыр гуманитар йөкне “алгы сызык”ка һәм госпитальгә озатты.

Әлеге волонтер төркемдәге апалар нык ихтыярлы. 2003 ел башында оешкан төркем уңышлы гына эшли. Махсус хәрби операция башлану белән носкилар бәйләп җибәрделәр. Хәзер исә алар күп төрле әйберләр җибәрә, коры “душ”, яралар төзәтү өчен мазьлар ясыйлар. Шулай ук төркемдә кул эшләренә оста булган ханымнар бар, алар госпитальгә киемнәр, носилкалар тегә.

Бергәләшеп коры “душ” ясар өчен өмәгә җыелалар, чәйләрне дә бергәләп ясыйлар. Ә гуманитар йөкне озата торган көн алар өчен иң җаваплы көн булып санала. “Төркемдә 70 волонтер. Һәрберсе ачык күңелле, ничек булса да, ярдәм итү җаен карыйлар. Без Җиңү өчен тырышабыз”, - ди төркемнең кураторы Эльмира Уламасова.

Төркемдәге апалар: Надежда Микулова, Зөлфирә Мортазина, Надежда Ананьева, Зөлфия Мирзаева, Энҗе Хафитуллова, Валентина Михайловна, Надежда Николаевна – алар ышаныч, терәк, таяныч.

Фәния ханым һәр гуманитар йөккә токмач әзерли икән. Рима Портнова чәк-чәк, Вера күмәчләр пешереп, гуманита йөк белән озатканнар. “Гуманитар йөккә өйдә пешкән камыр ризыгы һәрвакыт куябыз. Аннары егетләрдән рәхмәт сүзләре әйтелгән видеолар кабул итәбез”, - дип сөйли Эльмира ханым.

Шөгердән Рушания ханым мендәрләр ясый, эчке киемнәр тегә, рубашкадан футболкалар тегә, шулай ук банкаларда салатлар ясап җибәрә. Керкәледән Зөлфия белән Валя банкада солдат боткасы әзерли, карабодай белән иттән.

Авырлык, илгә килгән борчу кешеләрне берләштерә бит. Лениногорскилылардан тыш, Казаннан Рамилә Галявиева финанс ягыннан ярдәм күрсәтә, волонтерлар әлеге акчаларга госпиталь өчен медикаментларны күп итеп алганнар. Бөгелмәдән Елена Кузнецова ярдәм кулы суза.

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүче әби-бабайлар да игелекле эштән читтә калмыйлар.

Шәһәрнең Промышленная урамындагы “Светофор” кибете хезмәткәрләре дә ярдәмгә килә, шушында кибеттә солдатлар өчен махсус тартма куйганнар һәм кибеткә килүчеләрдән бераз ярдәм итүләрен сорыйлар.

“Кибеткә килүчеләр тартма яныннан болай гына узып китми, үз өлешләрен кертәләр. Барлык булышучыларга, төркемдәге кызларыма бик зур рәхмәт әйтәм. Без бергә булганда гына көчле”, - ди Эльмира ханым.

Гуманитар йөкне элеккеге хәрби,  МХО зонасында булып, яраланып кайткан Сергей 6 метрлы Газель машинасы белән илтә.
Татарстаннан шефлыкка алынган Лисичанск халкына да ярдәм итү җаен табалар. “Анда балаларга, кешеләргә әйберләр кирәк дип әйттеләр. Без менә памперслар җибәрдек. Шулай әкренләп, халык өчен дә әйберләр җыячакбыз”, - ди Эльмира ханым.

  •  “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме игелекле эшләрен дәвам итә. Алар да, безнең хәрбиләр кебек, җиңү өчен бөтен көчләрен куячаклар. Волонтерлар рәтенә кушылырга теләүчеләр булса яки гуманитар йөк җыюда ярдәм итәргә теләсәгез, төркемнең җитәкчесе Эльмира Уламасовага  8987-29-48-479 телефоны аша  шалтыратырга була.  

Розалия Мостафина.

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 5 июль санында була.

Фотолар: Эльмира Уламасовадан.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев