Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МХО

Лениногорскидан мобилизацияләнгәннәрнең балалары әниләре белән бергә Казанда «Чебурашка» тамашасында булдылар

Тамаша бик кызыклы һәм күңелле узган, акробатик трюклар күрсәткәннәр. Тамаша «Пирамида» комплексында үткән.

Мобилизацияләнгәннәрнең балалары һәм әниләре өчен бу сәяхәтне райондагы «Ватан сакчылары» фонды филиалы оештырган (әлеге филиалның социаль координаторы — Наталья Менжаева). Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Казанга алып барып кайту өчен автобус белән тәэмин иткән.

Балаларга шул исемдәге фильмның мотивлары буенча төзелгән яңа проект тәкъдим иттеләр. Узган ел әлеге фильм Россия киносы тарихында иң массакүләм картина булды.

«Чебурашка зур сәхнәгә чыккач, мине шаккатырды. Монда утлар үзенчәлекле. Декорацияләр дә масштаблы», — дип сөйли мобилизацияләнгәннең улы.

«Балаларга шундый бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәт бик зур. Барысына да ошады», — ди аның әнисе.

Фотолар: Наталья Менжаевадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев