Лениногорскилы 856 мең сум акчасын мошенникларга тапшырган
Лениногорскида яшәүче 1942 елгы хатын-кызны мошенниклар алдаган.
Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә 1942 елгы хатын-кыз мөрәжәгать итә. Әлеге олы яшьтәге хатын-кызны мошенниклар ничек алдаган дип уйлыйсыз? Яңа алыммы, әллә искеме? Медицина өлкәсенә бәйле ул. Аның телефонына билгесез номердан смс-хәбәр килә, үзен түләүле медицина хезмәте хезмәткәре язучы. Смс-хәбәрләр аша 1942 елгы хатын-кызны алдап, мошенниклар 856 мең сум акчасын урлый карта счетыннан.
Түләүле медицина хезмәте алам дип, мошенниклар тозагына эләгүен сизми дә калган инде ул.
Әлеге факт буенча "Мошенниклык" маддәсе буенча жинаять эше кузгатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев