Лениногорскилы "Демография" илкүләм проекты кысаларында үз эшен ачкан
Надежда Л. - дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләүче күп балалы әни.
Һәр зур гаиләдәге кебек үк, чыгымнар да бик күп. Яшь хатынның хыялы үз эшен ачу була.
"Исток-Башлангыч" үзәгенең Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, Надежда социаль контракт: аны төзү шартлары, кирәкле документлар пакеты, социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында барлык мәгълүматны ала.
2021 елда Л. үзмәшгульлекне оештыруга социаль контракт төзелгән, аның буенча 75000 сум акча бүлеп бирелгән.
Нәтиҗәдә, алынган акчаларга эшчәнлекне тормышка ашыру өчен кирәкле җиһазлар, аерым алганда: фигураны аппарат ярдәмендә коррекцияләү өчен массажер, вакуум массажы өчен аппарат, шулай ук эш өчен материаллар сатып алына.
Бүгенге көндә Надежда үзенең яраткан эше белән актив шөгыльләнә, клиентлар базасын булдыра һәм күп кенә уңай фикерләр дә бар. Ул билгеләп үткәнчә, социаль контракт аңа гаилә керемен арттырырга гына түгел, ә үз хыялын тормышка ашырырга – үз эшен ачарга да ярдәм иткән.
ГАУСО КЦСОН «Исток-Башлангыч»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев