Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы ир-ат «озын телле» булганга 100 сәгать эшләргә мәҗбүр

59 яшьлек лениногорскилы полиция хезмәткәрен кеше алдында «матур сүзләр» әйтеп мыскыллаган өчен 100 сәгать эшләргә тиеш була.

Суд материалларыннан күренгәнчә, быелның 28 мартында төшке аш вакытында Лениногорск полиция бүлегенең дежур частенә күп фатирлы йортларның бер подъездында ир-ат ятуын хәбәр итәләр. 

Полиция хезмәткәрләре идәндә яткан ир-атны алып, хастаханәгә алып китә. Табиблар аның канында алкоголь шактый күп булуын ачыклый. Хастаханәдә ир-ат аңына килә, бөтен халык һәм медицина хезмәткәрләре алдында, аны «матур сүзләр» белән мыскыл итә башлый. Аңа карата җинаять эше кузгаталар. 

Суд ир-атны гаепле дип таба һәм 100 сәгать мәҗбүри эш җәзасы билгели.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев