Лениногорскилы салым инспекциясенә 160 мең сумга якын бурычлы булган
Республиканың суд приставлары бурычлылардан 11 миллион сумнан артыграк акча түләттергән.
Лениногорск районы казнасы 11,5 миллион сумга тулыланган. Суд приставлары күчемсез һәм күчемле милеккә барлыгы 24 миллион сумга 74 арест салганнар.
Мәсәлән, бер лениногорскилы салым инспекциясенә160 мең сумга якын бурычлы булган.
Суд карарын мөстәкыйль үтәмәгән, суд приставына кабул итүгә килү турындагы хәбәрләргә җавап бирмәгән.
Суд приставы бурычлы кешенең автомобиле кайда торуын ачыклаган һәм арест салган.
Автомобиле кулга алынганнан соң гына ир кеше бөтен бурычларын түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев