Лениногорскилы сөяркәсен пычак белән чәнчегән
Лениногорскиның Гагарин урамындагы бер йортында ир-ат сөяркәсен пычак белән чәнчеп үтергән.
Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын-кызга 42 яшьләр тирәсе булган. Ир-атның наркотиклар кулланганы хатын-кызга ошамый һәм алар арасында талаш чыга.
Ир-атка, билгеле, бу ошамый. Һәм ул тискәре эмоцияләргә бирелеп, өстәлдәге пычакны ала хатын-кызның эченә кадый.Хатын-кыз урында ук үлә.
Гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатыла. Ул элек хөкем ителгән булган инде. Аны сак астына алалар. Аңа 6 елдан 15 елга кадәр төрмә яный.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев