Лениногорскилы хатын-кыз 400 мең сумга якын акчасыннан мәхрүм булган
Мошенниклар Лениногорскида яшәүче хатын-кызны ике көн дәвамында «үз ятьмәләрендә» тоткан.
Угрылар мәкерле планнарын тормышка ашыруны гадәттәгечә башлаган. Лениногорскилы ханымның телефонына элемтә хезмәткәре булып шалтыратканнар. Зыян күрүче ханым эчке эшләр бүлегендә биргән күрсәтмәләрендә болай дип язган:
«Шалтыратучы хатын-кыз минем тариф планым үзгәрүен хәбәр итте. Аның нигезендә кәрәзле элемтә өчен мин айга 800 сум түләргә тиеш булачакмын. Мин бу тариф планының ошамавын, элеккесен калдырырга теләвен әйттем. Шалтыратучы элеккеге тариф планымны калдыру өчен, миңа смс аша килгән кодны әйтергә кирәк, диде. Шуннан соң минем телефонга 900 номерыннан код саннары килде. Мин бернинди дә әһәмият бирмичә, шул саннарны шалтыратучыга әйттем».
Озак та үтми, хатын-кызның телефонына тагын шалтыраталар. Үзен Сбербанк хезмәткәре дип таныштырган ир-ат, ханымның яңа гына мошенниклар белән аралашуын әйтә.
«Банк хезмәткәре минем белән итагатьле итеп, ярдәм итәргә теләгәндәй сөйләште. Минем шәхси мәгълүматларымны белгән мошенниклар кредит рәсмиләштерә алмасын өчен, тизрәк үземә кредит алырга һәм куркынычсыз исәпкә күчереп куярга кирәген әйтте. Тагын кайсы банкларда шәхси исәпләрем барлыгы белән кызыксынды. Онлайн-кредит рәсмиләштерер өчен гариза төзергә ярдәм итте. Мин ул тәкъдим иткән сумманы сорап, банкка заявка бирдем. Әмма сумма зур, 300 мең сумга якын булганга, миңа ул сумманы бирмәделәр», — ди зыян күрүче лениногорскилы ханым.
Егерме дүрт сәгатьтән соң янә шалтыратып, ханымга кредит алу өчен башка банкка гариза төзергә булыша. Тик банкларның монысы да кредит бирүдән баш тарта. Ялган банк хезмәткәре тагын дүрт сәгатьтән кире шалтыратачагын әйтеп, сөйләшүне туктатып тора. Әйтелгән вакытында ул янә шалтыратып, ханымны тагын бер банкка заявка бирергә күндерә. Бу юлы эш уңышлы килеп чыга, хатын-кызга 295 мең сум кредит бирәләр.
«Банк хезмәткәре миңа кредитка рәсмиләштерелгән акчаны үз исәбемнән алып, вкытлыча «куркынычсыз исәпкә» күчереп торырга кирәген әйтте. Банкоматтан акчаны барып алу өчен, банкның махсус машинасы да бар диде. Бары тик юлда шофер белән берни дә сөйләшмәскә, ә телефоннан үзе белән даими элемтәдә торырга кирәген аңлатты",- ди зыян күрүче.
Калган ягы нәкъ мошенниклар планлаштырганча килеп чыга: такси килә, ханым банкоматка барып акчаларын ала һәм телефоннан әйтелгән номерларга күчерә.
"Акчаларны өч өлешкә бүлеп күчерергә туры килде. Ике тапкыр, башта 97, аннары 72 мең күчергәннән соң, банкомат миңа туктарга кушкандай, ватылып китте. Акчаны күчереп булмый башлады. Өченче өлешне банк аша күчердем",- дип аңлаткан зыян күрүче хатын-кыз.
Лениногорскилы ханым гомуми күләмдә 383 мең сум акчасын мошенниклар кесәсенә сала. Тагын шунысы да бар, шалтыратучы белән даими элемтәдә торган арада, аңа чын банктан берничә тапкыр мошенниклар турында кисәтеп, хәбәр килгән була. Ханым банкка шалтыратып, үзенең угрылар корбаны булуын белгән.
Әлеге мошенниклык очрагы буенча Россия Фдедерциясе Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе, 2 нче өлеше нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу маддә, алдан килешү буенча бер төркем кешеләр тарафыннан кылынган, гражданга зур зыян китергән мошенниклык өчен, закон каршында җаваплылыкны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев