Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Изге Болгар җыенында катнашып кайтты (+фотолар)

Быел шәһәребез һәм районыбыз авылларыннан 200 кешедән торган делегация борынгы бабаларыбыз нигезендә, Изге Болгар җыенында булып кайтты.

Бәйрәм югары эмоциональ һәм рухи күтәрелештә барды, ул Кече манара янында бергәләшеп тәүбә догасы укудан башланды. Күмәкләшеп укылган дога йөзләгән дин тотучыларны берләштерде. Вакыйга үзәгендә Шәйх-уль-Ислам, Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Тәлгать Сафа Тадҗетдин булды.

Бу гыйбәдәт аның инициативасы белән 1989 елдан бирле үткәрелә. Янәшәдә Россия Үзәк Диния нәзарәтенең төбәк дини идарәләре җитәкчеләре, Татарстан имамнары, барысы да тәүбә итү догасында катнашты.

«Мин мондый бәйрәмдә беренче тапкыр, — ди Лениногорскидан Болгарга делегация составында килгән Рамия Гарифуллина. — Монда искиткеч матур урыннар: чистартылган яр һәм матур табигать! Мине Җәмигъ мәчете һәм Зур манаралы Ак мәчет шаккатырды. Алар Татарстандагы иң әһәмиятле корылмаларның берсе.

Төзелешне Һиндстанның атаклы Таҗ-Махалы белән чагыштыралар. Мин Көнчыгыш мавзолее — мөселман каберлегендә, Изге Болгар шәһәрчегенең символы буган Төньяк мавзолеенда, Хан сараенда булдым. Анда дөньядагы иң зур Коръәне урнашкан. Кара палатаның дп тарихы турында монда килгәч белдем. Болгар патшасының кызы Алтынчәч турында легенда белән бәйле. Гүзәл Алтынчәч Алтын Урда ханына кияүгә чыгудан баш тарта һәм шушы бина түбәсеннән ташлана.

Тагын бер серле урын – тыюлык территориясендә теләкләр әйтү өчен махсус урын! Теләкләр ташы иң борынгы археологик табыш дип санала, ул элеккеге, борынгы халәтендә сакланган. Миңа теләкләрне үтәү өчен ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Сәгать угы буенча багананы өч тапкыр һәм сәгать угына каршы шул ук санда урап узарга. Мин нәкъ шулай эшләдем дә».

Бәйрәм кунакларын, бу изге вакыйгада катнашу өчен махсус килгән Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу атнада Татарстан башкаласында унбишенче кабат KazanForum узган. Анда мөселман илләреннән күп санлы делегацияләр катнашкан.

"Лениногорск администрациясенә мондый матур бәйрәмдә булу мөмкинлеге биргән өчен бик рәхмәтлемен, бу сәяхәт түләүсез иде. Мин бирегә әнием һәм аның һәм кыз туганнары белән белән килдем. Безнең өчен монда төрле күргәзмәләр, концерт, хәләл продукция ярминкәсе, төрле мастер-класслар әзерләгәннәр. Танылган галим һәм дин белгече Ризаетдин Фәхреддиннең тууына 165 ел тулуга багышланган күргәзмә аеруча ошады",- - ди Лениногорскидан килгән укытучы Найлә Велюкова. 

Лениногорскидан Изге Болгар җиренә сәхәткә килүчеләр, Теләкләр ташы янында, тагын килергә насыйп булса иде дип тә әйтергә онытмадылар. Борынгы бабаларыбыз нигезенә быелгы бәйрәмдә республикадан гына түгел, чит илләрдән дә кунаклар килгән иде. Егерме меңнән артык төрле милләт һәм төрле диннән булган халыкны, Изге Болгар җире үзенең җылы куенына сыендырып, тату-дус яшәгез, бердәм булыгыз дигәндәй булды.

Исламия Галимова

Рамия Гарифуллина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев