Лениногорскилылар Кемеровода шахтер якташыбызны очраттылар
Безнең район Кемеровода Халыкара шахтерлар Сабан туен оештыруда катнашты. Бәйрәмгә Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 200ләп татар шахтеры килгән иде, өлкәдә яшәүче халык җыелды.
Әлеге чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев килешүе нәтиҗәсендә оештырылды. Быел ташкүмер чыга башлауга 300 ел бит. Шул уңайдан төрле төбәкләрдән килгән шахтер делегацияләрен сәхнәгә чакырдылар, бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәмдә катнашкан шахтерлар арасында якташыбыз Мөэмин-Каратай авылында туып үскән Ягъфәр абый Хәсәншин да бар иде. Чит җирләргә ул 17 яшендә чыгып киткән.
-Унҗиде ел шахтада эшләдем, аннары утыз елдан артык экскаваторда күмер төядем, башка һөнәр белмим, - ди ул.
Тырыш хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек булган. Бәйрәмгә улы Рәмис һәм килене Гүзәлия белән килгән иде. Килене – Иске Иштирәк авылы кызы булып чыкты, 33 ел Кемеровода яши икән инде. Ягъфәр абый Сабантуйда авылдашы Ләйсән Шәмсуарова белән дә очрашты, якташларына видеосәлам җибәрде.
-Туган якларга әни исән чакта кайткалый идем. Бик күптән булган юк, сагындыра, тик кайтырга хәзер исәнлек юк шул, - ди ул.
Бик сагына башласа, гармунын кулына алып, татар көйләрен сузып җибәрә икән. Йөрәк ярсуларын шулай баса.
Сабантуй Кемерово шәһәрендә әле яңа гына төзелеп беткән Московская площадь дип аталган мәйданда үтте. Аның бер өлешендә безнекеләр “кайнады”. Татарстан осталары килеп, сап-сары бүрәнәләрдән, бизәкле капкадан башлап, йортта була торган барлык корылмаларны төзеп киткәннәр. Лениногорскилыларга шуны матурлап-бизәп, күргәзмә, сәүдә оештыру, кыскасы, Сабантуй кунакларына татар халкының тормыш-көнкүрешен, кунакчыллыгын күрсәтү, җыр-моңнарын тәкъдим итү бурычы куелган иде.
Балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре балалар өчен мастер-класс үткәрде, педагогик колледж күргәзмә оештырды, Мәдәният идарәсе җитәкчелегендәге коллективлар һәм Балалар иҗаты йорты олылар һәм балалар өчен милли уеннар уздырды. Җырчылар, биючеләр, алып баручыларга төрле мәйданнарда чыгыш ясарга туры килде. Ә Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар, Раил Гыйззәтуллин Татарстан сәнгать осталары белән Кузбасс Дәүләт филармониясе сәхнәсенә чыкты.
-Бездә нефтьчеләр, монда шахтерлар – бик тыгыз бәйләнеш бар. Бик үзенчәлекле Сабантуй булды. Без аңа тырышып әзерләндек, үзебезгә күпмедер тәҗрибә тупладык, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ике сандык тулы экспонатлар алып барды. Аларны автобуска, самолетка ташу, аннары элекке заман өе ясап урнаштыруның мәшәкатен бу эшне башкаручылар үзләре генә беләдер. Шунысы куандыра: музей-йорт халыкны үзенә иң тартып торган урын булды.
- Балачак хатирәләрем исемә төште. Әнинең нәкъ шундый паласы бар иде, чиккән мендәр тышлары исемдә. 60нчы елларда безгә гаилә белән күченеп китәргә туры килде. Әнием күптән вафат инде, - дип сөйләде бер ханым. Олы яшьтәге бер абзый: “Бик сагындым туып-үскән җирләрне, кайтасы килә, тик авылда туганнар калмады шул, кайтырга урын юк”, - дип моңланды.
Музей хезмәткәре Фәһимә ханым Миняҗева әйтүенчә, музей экспонатлары күпләрнең күңелен кузгаткан. Элекке татар байлары киемнәрен дә алып килгән алар. Бик теләп киенеп, фотога төштеләр.
Алсу Миннебаева
Тулырак "Заман сулышы" газетында, 2 июль санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев