Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар кыргый җәнлекләрдән зыян күреп, мөрәҗәгать иткәннәр

Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге хәбәр итүенчә, шушы елның 8 аенда хайваннардан зыян күреп, медицина ярдәме сорап, 147 кеше мөрәҗәгать иткән.

 

28 сентябрьдә котыру чиренә каршы көрәш көне иде. “Котыру – хайваннардан, маллардан кешегә күчә торган, үлем куркынычы тудыра торган вируслы авыру. Шуңа күрә әлеге чирне булдырмау – бик мөһим мәсьәлә. Чирле хайван тешләгәннән соң аның селәгәе җәрәхәт урыныннан канга үтеп керә (кечкенә тырналу эзе булса да) һәм кешенең нерв системасын зарарлый”, - ди  Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең  Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева.

Табиб киңәш итә: әгәр хайваннан зыян күргәнсез икән, табибка медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм прививкалардан баш тартмаска. Үз вакытында котыру авыруыннан алынган прививкалар гына – бердәнбер нәтиҗәле чара. Билгеле булганча, вакциналар 6 тапкыр кертелә

Лениногорск районы санитар хезмәте тарафыннан ел башыннан 1 сентябрьгә кадәр, ягъни 8 ай эчендә 147 кешенең хайваннардан зыян күреп, мөрәҗәгать итүе теркәлгән. Шулардан 78 кеше йорт хайваннарыннан зыян күргән (этләрдән – 44 кеше, песиләрдән – 34). Хуҗасыз хайваннардан 60 кеше зыян күрә (шуның 49ы – этләрдән, 11е – песиләрдән).

Кыргый җәнлекләрдән исә – 9 кеше (күседән – 1 кеше, тычканнан – өч, йомраннан – ике, төлкедән – өч кеше. Шушы өч кешенең икесе – авылдан (Шөгер, Югары Чыршылы), берсе – Лениногорскидан. Барлык зыян күрүче 147 кеше дә медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән, аларга прививкалар билгеләгәннәр.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев