Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Скандинавча йөрүдә сынатмый (+фотолар)

Лениногорскида Физкультурачылар көне узды. Бәйрәм уңаеннан скандинавча йөрүдә ярыш та үткәрелде.

Лениногорскилы Фәридә Усманова беренче урынны яулады. Аның турында күп тапкырлар язганыбыз бар. Ул скандинавча йөрүдә генә түгел, ә «Городки» уенында да сынатмый. Әле күптән түгел генә үткәрелгән ярышта беренче урынны алган иде. Ничә яшьтә булуына да карамастан, бирешми, спорт белән шөгыльләнә, үткәрелгән ярышларда бик теләп катнашып килә. 

Галина Кочеткова скандинавча йөрүдә III нче урынны яулады. Бу спорт төре белән шөгыльләнүе хакында ул: «Бу төр йөрү белән 2017 елдан бирде шөгыльләнәм. Беркемдә чакырмады, үзем йөри башладым. Сеңелемне дә иярттем, хәзер икәүләшеп йөрибез. Урман паркы үзенең яшеллеге һәм матурлыгы белән жәлеп итә, шунда барабыз», диде. 

Аның әле башка Дипломнары да бар икән. Мәсәлән, дартс, шулай ук 30 метрга йөгерү. Аларда икенче һәм өченче урыннарны яулаган. 

Скандинавча йөрүне үз иткән тагын бер шәхес – Владимир Бажанов. Аңа 71 яшь. Пенсиягә чыкканнан бирде мондый төр спорт белән шөгыльләнә. 

«Скандинавча йөрү белән кызыксынуым үзем өчен. Көненә ничә километр йөреп кайтсам, күңелгә рәхәт булып китә. Урман паркында йөрергә яратам. Күптән түгел, «Городки» уенында да катнашып икенче урынны яуладым», дип сөйләде. 

Владимир Бажанов, шулай ук, Мәдәният сараенда эшләп килүче Ветераннар хорына жырларга да йөри икән. 

Калган катнашучыларга килгәндә, скандинавча йөрүдә жиңү яулаучылар арасында Татьяна Савельева - II, Роза Галеева - III урыннарны яулады.

Лениногорск шәһәрендә үткән Физкультурачылар көне һәркемнең күңелендә, олысының да, кечесенең дә якты хәтирә булып истә калгандыр.

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев