Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Скорлупино» Бөтенроссия фестивалендә катнашты

Шимбә, 2 октябрьдә Питрәч районында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узды. Фестивальдә “Боевые медведи” Лениногорск командасы да катнашты.

 

 

Командада – Лениногорск яшьләре иде. Алар талисман итеп ак аюны сайлаганнар. Ак футболкалар кигәннәр. “Боевые медведи” командасы визит карточкасы әзерләп барган.

Фестивальдә исә төрле ярышларда катнашканнар, биремнәр үтәгәннәр. Бик кызыклы ярышлар узган: таба белән йөгергәннәр, йомырка ыргыту буенча чемпионат та узган.

Фестивальгә 450 килограммлы торт пешергәннәр, 200 литр сыйдырышлы самавырдан чәй эчергәннәр.

Чарада Анет Сай (Black star Мск) концерты да була.

Фестивальдә Татарстанның 20 яшьләр командасы катнашкан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев