Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскилы хәмер эчеп руль артына утырган

Лениногорск районы Чыршылы авылында яшәүче 50 яшьлек ир-атны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре руль артында исерек килеш тота.

Суд материалларыннан күренгәнчә, 50 яшьлек ир-атның улы армиядән кайта. Аның исән-сау хезмәт итеп кайту шатлыгыннан гаилә башлыгы берничә рюмканы «йома». 

Ниндидер йомыш чыгып машина руле артына утыра. Шул вакыт аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктада да инде. 

Ул бер ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрум ителә. Шулай ук, утыз мең штрафка да тартыла. 

Лениногорск шәһәре һәм районында исерек килеш руль артына утыручылар соңгы арада күбәеп китте. Шуны әйтәсе килә, хәмер кулланып руль артына утырганчы, якыннарыгыз турында уйласагыз иде.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев