Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга Тәслимә Рафиковадан хризантема мультифлора үрчетү буенча киңәшләр

Чәчәкләрнең яңа төрлеләрен бакчага утыртып, аның ямьле итеп үсүен теләп, тәрбияләп торучы бакчачыларыбыз бар.


Бервакыт интернет киңлегендә хризантеманың башка төрен күреп, сокланган идем. Аннары ул чәчәкләрне үзебезнең Лениногорск районында үстерүче барлыгы да ачыкланды. Зәй-Каратайда матур гына йортларында гомер итүче Тәслимә Рафикова белән тормыш иптәше Сирин абыйның бакчаларында үсә икән бит. Аннары Тәслимә апа белән элемтәгә кереп, әлеге чәчәкне үстерү серләре белән кызыксындым. Ул исә, бик теләп, газет укучылары белән үзе белгәннәрне бүлеште.

-    Өй каршыгыз гөлбакча, карыйм сокланып кына. Мин дә очып төшәр идем, күбәләк булып кына.....  Җырларда яңгыраган матур юллар, чынлыкта безнең бакчага да туры килә кебек. Беренче чәчәкләр: ландыш, крокуслар, нарцислар чәчәк атса, яз килде, дигән сүз бит инде бу. Әйе, табигатьнең бөтен матурлыгы шушы бакчабыздагы чәчәкләрдә, мөгаен! Ник шушы кадәр чәчәк үстерәсез диючеләргә, иптәшем Сирень исемле бит, бәлки шуңадыр, дип җавап бирәм. Инде менә ничә еллар күп төрле сорттагы розалар, лилияләрнең бик тә матурларын үстерү белән беррәттән яңа чәчәкләргә дә өстенлек бирәбез.

Интернет челтәреннән файдаланып, чәчәкләрнең төрлеләрен сайлыйбыз. Менә шулай шарлар формасында үсә торган хризантема мультифлора чәчәген күреп, аның матурлыгына хәйран калдым. Бу чәчәкне үстерәсе килү теләге зур булганлыктан, без аны эзләп таптык. Аны үстерүче кешедән нинди бәя әйтсә, шуңа ризалашып, базардан өч төрлесен сатып алу бәхетенә ирештек. Яз көне бакчаның иң кояшлы урынына утырттык хризантемаларны. Җәй буе кадерләп, сулар сибеп үстердек.

Ниһаять чәчәкләребезнең ботакчыкларында кечкенә генә төймәчекләр барлыкка килде. Бу инде июль ахыры, сентябрь башлары иде. Нинди төстә икәнен көтеп, һәркөн күзләребез белән иркәләдек без аларны. Ә чәчәкләр үзләренең “бәясен белеп”, башкалар белән ярышасылары килмичә, горурланып сентябрь, октябрьләрдә гөрләп чәчәк аттылар! Шатлыгыбызның иге-чиге юк, нинди матурлар алар.

Елдан-ел без бу чәчәкләрнең башка төстәгеләрен дә алабыз. Бакчабызның күркенә әйләнде хризантема мультифлора. Бер сабакта – йөзләгән чәчәк. Үзе түгәрәк шар кебек! Чәчәкне формалаштыру кирәк түгел, ул үзе шулай яратылган. Үстерү кыен булмаса да, кышын саклау зур җаваплылык таләп итә.

Беренче салкыннар башлануга, чәчәкне 10-15 см калдырып кисү кирәк. Төбенә яхшы итеп җир өяргә. Чәчәкнең әйләнәсенә түгәрәкләп чокыр ясарга. Бу чәчәк тирәсенә артык дым шунда җыелсын өчен шулай эшләнә. Чәчәкнең өстен коры яфраклар, нарат яисә чыршы ылыслары белән ябып, яңгыр үтмәсен өчен, агач тартма, рубероид белән дә ябып куела. Бары тик шулай эшләсәң генә бу матурлыкны киләсе елга да күрә алачаксың.

Чәчәкне салкыннан саклауның башка төрләре белән интернеттан да укып белеп була. Уңышлар сезгә,чәчәк яратучы дусларым.

фото: Тәслимә Рафиковадан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев