Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы һәм орденнар тапшырдылар (+ фотолар)

Бүген мэриядә тантаналы да, дулкынландыргыч та чара узды.

Вафатыннан соң «Батырлык ордены»ның таныклыкларын махсус хәрби операциядә һәлак булган Илсур Хәсәншинның әнисе – Хәмидә апага, Николай Яковлевның улына һәм Илфат Шәрәфетдиновның апасына тапшырдылар.

Сугышлы авылыннан Хәмидә апа улы Илсурны узган ел ноябрь аенда югалтты.  “Улым бер минуттан исемнән чыкмый. Шат күңелле иде, гел шаяртып сөйли иде. СВОга китүен дә миңа әйтмәде, белмичә калдым. Аннары шалтыратканда да бер дә зарланмады, әни, барысы да яхшы. Тагын да тазардым, корсак үсте, дип шаяртты. Ий балакаем, йорт төзү турында да хыялланып яшәде”, - ди Хәмидә апа күз яшьләрен тыя алмыйча.

Искә төшерик, 1987 елгы Илсур Хәсәншин 2023 елның августында контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Хәрби бурычын үтәгәндә, 2023 елның 23 ноябрендә һәлак була.

“Геройлар китә, әмма аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә кала. Безнең тынычлык өчен үз гомерләрен корбан иткән һәр герой үз Ватанының чын улы. Әниләренә, туганнарына һәм якыннарына лаеклы итеп тәрбияләүләре, ярдәмнәре өчен рәхмәт», - диде район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков.

Чара махсус хәрби операциядә катнашкан, шулай ук хәзерге вакытта хәрби бурычын үтәүче якташ хәрбиләребезгә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы тапшыру белән дәвам итте.

Таныклыкларга Илдар Рәхимҗанов, Евгений Стрелков, Марс Гафиятуллин, Нәфис Хәмзетдинов, Альберт Тютнев ия булды.
Хәрби якташыбыз 62 яшьлек Марс Гафиятуллин хәзерге вакытта СВОда мотоукчы булып хезмәт итә.  Таныклыкны алырга аның хатыны Галина килгән.

-    Марс үзе теләп 2022 елның августында Украинага китте. Башта ул озак уйлап йөреде. Үзенә урын таба алмады. Телевизордан да гел шушы темага тапшырулар карады. Ләкин уеннан кире кайтмады, китте. Аллага шөкер, исән-сау 2023 елның  24 февралендә кайтып җитте. Бу вакыйгадан сәламәт килеш кайтты дип, тынычлап кына яши башлаган идек. Бер кичне ул икенче тапкыр хәрби операциягә китәргә теләге бар икәнен белдерде. Минем, әлбәттә, җибәрәсем килмәде. “Нигә тагын китәсең? Барысы да яхшы бит монда”, дим. Ләкин ул  - чын патриот. Тумыштан шундый. Аның карары ныклы иде, ул инде хәрби комиссариатка да барган, хәрби комиссар белән дә сөйләшкән. Сөйләшеп торабыз, таныклык бирәчәкләр, дип әйттем. СВОдагы барлык ир-егетләргә дә зур рәхмәт. Безне саклыйлар, - ди Галина ханым.

Розалия Мостафина.

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев