Лениногорскиның "Ак калфак" җитәкчесе Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашты
Күптән түгел Казанда VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашырга, дигән чакыру килде. Табигатьнең чәчәкләргә күмелгән мәлендә, шатланып юлга җыендым.
Мин генә түгел, татар яшәгән бик күп җирләрдән 300 дән артык калфаклы ханымнар җыелды. Ерак Әстерхан, Сочи, Кытайлар белән чагыштырсаң, без башкалабыздан бик тә якын яшибез һәм без бик бәхетле икән, дигән уйлар белән без көткән урынга килеп тә җиттек.
Кунаклар килә тора, аларны студентлар – волонтерлар каршы алып, Татарстан кунакханәсенең бүлмәләренә урнашырга ярдәм итеп кенә торалар. Шушы минутлардан башлап, һәрдаим ярдәм күрсәтеп тордылар. Рәхмәт аларга.
Бу хәзерлек эшләренең башында барыбыз өчен дә хөрмәтле, милләтебез кызы зирәк, сабыр, ихлас, гади шәхес Бөтеньдөнья татар хатын- кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова икәнлеге барыбызга да мәгълүм иде.
Төшке аштан соң, төрле дискуссион мәйданчыкларга бүленеп, уңайлы автобусларда Татарстан Язучылар берлегенә, икенче төркем Габдулла Тукайның әдәби музеена, ә без “Адымнар- Казан” күптелле мәгариф комплексына юл алдык. Бу искиткеч мәктәптә дә, безне генә көтеп торганнар ахыры. Мәктәп белән танышып, барлык уңайлыклар тудырылган мәктәптә балачакка әйләнеп кайтып, аның “укучысы” буласыбыз килде. Укучыларны берничә телгә өйрәтәләр икән биредә. Үзенең берничә бассейны, бик матур ашханәләре булган “Адымнар” мәктәбендә укырга теләүчеләр күп, ләкин анда уку – “иң-иң” нәргә генә насыйп була икән.
Очрашуыбызның матур мизгеле – укытучылар театры эшчәнлеге белән танышу булды дисәм, бер дә ялган булмас. “Ак калфак” лылар игътибарына алар М.Кәрим әсәре буенча “Җәяүле Мәхмүт” спектаклен күрсәттеләр. Искиткеч, бу минутларда сәхнәдәгеләр укытучы да, шул мәктәпнең директоры да түгел, чын артистлар иде.
Мәктәпнең зур залында барлык кунаклар белән җыелышып, хәзерге заман шәхес хатын- кызлары турында “Гомер хәситәсе” фильмын карагач, башкалабызның ” Ирек” мәчетенә юл тоттык.
Очрашуыбызның икенче иртәсе “ Чулпан” мәдәни үзәгендә башланып китте.
Ишек ачылуга без татар моңы, аның җырларына күмелдек. Мәскәүдән килгән җырчы кызларыбыз гармуннарга кушылып, җырлап та җибәрделәр. Биек стеналарга күз сирпеп карауга, мин сөлгеләр, намазлыклар күргәзмәсеннән ашыгып алтын куллы Лилия Афандиева һәм өлгер кызыбыз Зилә Мөдәрисоваларның кул эшләрен эзләргә керештем. Менә алар! Мин горурланып кырыемдагы Биектау кызы Гөлсинә ханыма, ә ул үз чиратында миңа үзләренең иҗат җимешләрен ишарәләп күрсәтте. Шулкадәр күп алар: Мәскәү, Сочи, Кырым, Лаеш, Кайбыч, Балык Бистәсе....Кайлардан гына юк! Сөлгеләрне барлап, күзне иркәләгән намазлыкларга, дисбеләргә сокланабыз. Ниләрдән генә ясамаганнар ул дисбеләрне! Араларында – талдан эшләгәннәре, ногыт борчагыннан, хөрмә төшеннән, Мәрьям ана гөле орлыгыннан. Ул гөлләрне калфаклы кызларыбыз эзләп табып, үзләре үстерә хәзер. Әйе, кайберәүләр бу вак эш нигә кирәк дияр бәлки, ләкин кулъяулык, сөлге, намазлык чигү, дисбе ясау да, асылыңа әйләнеп кайту юлында изге эшләребез бит. Ата-бабадан калган ядкарьләрне саклап калып, киләчәк буынга тапшыру – безнең төп бурыч.
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.
Тәслимә Рәфыйкова, Лениногорскиның “Ак калфак” җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев