Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Мактаулы гражданины Рафаил Мөлековның исеме тарих битләрендә калыр (мемориаль такта ачылу тантанасы)

Лениногорскида шәһәрнең Мактаулы гражданины, Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе Рафаил Мөлековка ул яшәгән йортта мемориаль такта ачылды.


Районыбыз тарихында якты эз калдырып, зур хезмәт юлы узган шәхесләр арасында Рафаил Нурислам улы Мөлеков бар. Лениногорскилылар аны заманында гөрләп эшләп торган Лениногорск приборлар заводы директоры буларак хәтерли. Мемориаль такта ачуда катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, ул прибор заводы тарихында гына түгел, кешеләр күңелендә дә якты хатирә калдырды.
-    Рафаил Нурисламович район үсеше өчен зур эшләр башкарды. Хәтерлим әле: мин – яшь җитәкче буларак, аның акыллы киңәшләре эшчәнлегемдә маяк булып торды. Бүгенге мемориаль такта ачылу да районыбыз өчен әһәмиятле, мөһим вакыйга. Шәһәрдәге ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны да тулыландырып тора, дияр идем, - ди Рәгать Галиәгъзамович.

Рафаил Мөлековка мемориаль такта ул яшәгән йортта, Шашин урамы, 2нче йортта ачылды. Ачылу тантанасына аның хатыны Талия Муса кызы, улы Илдар Рафаэлевич, туганнары, предприятие-оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм прибор заводы  ветераннары килгән иде. Талия ханым шулай ук җылы сүзләр белән тормыш иптәшен искә алды.
-    Һәрвакыт эш өчен янып торды. Хезмәтне яратты. Балалары өчен үрнәк әти булды. Балалар кечкенә вакытта алар белән бергә уйнады, кичен аларга китаплар укый иде, - ди ул искә алып.

Прибор заводы ветераннары, шәһәр ветераннар советы истәлек тактасы кую тәкъдиме белән районның Иҗтимагый советына мөрәҗәгать итә. Аның һәм районның даими комиссия советы карары белән тәкъдим хуплана.

Рафаил Мөлековның   язмышы 1971 елдан безнең Лениногорск белән бәйләнә. 1974 елдан алып, ике дистә елдан артык Лениногорск прибор заводының алыштыргысыз җитәкчесе була.


Тантанада катнашкан предприятие ветераннары аны яхшы яктан искә алып, хатирәләре белән бүлештеләр. Завод директоры буларак, ул җитештерүне киңәйтү өчен, продукциянең сыйфатын арттыру өчен күп эшләгән, шулай да беренче чиратта, халыкны кайгырткан. Ул эшләгән дәвердә яңа производство корпуслары төзелә, моннан тыш, торак йортлар, балалар бакчасы сафка баса, пионер лагере, ял итү базасы төзекләндерелә.

Ул чакта прибор заводы директоры урынбасары булып эшләгән Марат Мавлин әйтүенчә, завод яхшы сәгать кебек эшләгән. “Проходной аркылы 2 мең ярымнан артык кеше үтә иде. Директорыбыз исә һаман алга баруын дәвам итте. Мин ул чакта уйлап та куя идем: нигә инде аңа ярдәмче хуҗалыклар, пионер лагерьлары дип? Ул бит кешеләрне, халыкны яратты, алар өчен тырышты. Без коллектив көчен тоеп, бердәм булып эшләдек.  Заводка хезмәткәр булып эшкә килгән кеше дә бер-берсе белән туганы кебек якынайдылар”, - ди ул.

Ул көнне прибор заводы ветераннары советы рәисе Марс Әхмәров Рафаил Мөлеков исемен мәңгеләштерү максатыннан, Лениногорскиның бер урамына аның исемен бирү тәкъдимен җиткерде.

 

Розалия Мостафина

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев