Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскины чистартырга вакыт җитте

Яз җитеп, җир кардан арына башлауга, "борын төртеп килүче" яшеллек күзгә ташланамы? Юк шул, озын-озак кыш буена урамга ташлап калдырган чүп күренә. Ул шулхәтле күп: чүпкә батканбыз икән бит. Әйтерсең, бернәрсә эшләмичә, кыш буена урамга чүп ташыганбыз. Шәһәр урамнарын әйләнеп кайтканнан соң әнә шундый фикергә килдем. Җәмәгать урыннарында, сулыклар янында...

Яз җитеп, җир кардан арына башлауга, "борын төртеп килүче" яшеллек күзгә ташланамы? Юк шул, озын-озак кыш буена урамга ташлап калдырган чүп күренә.


Ул шулхәтле күп: чүпкә батканбыз икән бит. Әйтерсең, бернәрсә эшләмичә, кыш буена урамга чүп ташыганбыз. Шәһәр урамнарын әйләнеп кайтканнан соң әнә шундый фикергә килдем. Җәмәгать урыннарында, сулыклар янында нәрсә генә ташлап калдырмаганнар. Ә күпфатирлы йорт яннары, бигрәк тә балкон асты территориясен әйтеп тә торасы юк. Шунда чүплеккә хәтле алып барып җиткерә алмаган чүп капчыгы, "фанфурик"лар, әйтергә дә оят булган нәрсәләр, тәмәке төпчекләре шыплап тулган. Тарткан да ыргытканнар инде. Үзебезнең йорттагы бер балкон астындагы төпчекләрне юри генә санаган идем: йөздән артты.
Хәзер менә үзебез чүпләгәнне җыештырырга вакыт җитте, ягъни санитар-экологик икеайлык башлана. Быел ул 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр елдагыча беркетелгән территориягә җаваплы предприятие-оешма, уку йортлары, коммерция-учреждениеләре чыгып, шәһәрне чистартуда ярдәм итәчәк. Бу хакта мэриядә район һәм шәһәр башкарма комитет җитәкчеләре Айдар Хисмәтуллин һәм Нәфис Ибраев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Икеайлык башланганны көтмичә, һәр сишәмбе - санитар көн буларак, җыештырырга чыгарга, диелде анда. "Һәр елны күмәк көч белән тәртипкә китерәбез. Быел да бу эшне башкарып чыгарга кирәк. Чүпләүдә барыбыз да гаепле. Һәркем өлеш кертсен иде",- ди Н.Ибраев. Шулай шул, икеайлык вакытында дәррәү кубып алабыз да, аннары онытабыз түгелме? Елның һәр фасылында әйләнә-тирәгә сакчыл караш саклыйсы иде дә бит...
Иң беренче эш итеп кар белән боздан арынырга кирәк. Әле ярый соңгы көндә яуган яңгыр бераз хәлне җиңеләйтте. Югыйсә, таеп егылып, кая барып төшәрмен икән дип йөрдек бит. Кар белән боз эреп бетеп бара.
Киңәшмә вакытында залдан: "Чистартырбыз, җыештырырбыз, тик юл кырыена куеп калдырган машиналар комачаулый. Аларга карата берәр чарасын күрегез", дигән сорау-мөрәҗәгать яңгырады. Нәфис Нурлыхакович әлеге юнәлештә Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белән бергә эшләячәкләрен әйтте.
20 апрельдә исә шимбә өмәсенә чыгып, чүп-чардан арындырырга тиеш булабыз. Читтән килеп чистартмаслар, барыбыз да шунда яшибез. Шулай ук икеайлык барышында шәһәр һәм район территориясендәге чишмәләр, сулыклар, елгаларны чистарту һәм төзекләндерү эшләре дә каралган. Моннан тыш юлларда ремонт, чокырларны ямау, агач утырту эше дә башланып китәчәк. Кыскасы, хатын-кыз язга чыккач, чәчен кистереп, буятып, өстен рәтләп җибәргән кебек, шәһәрнең дә "өс-башын" тәртипкә китерер вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология