Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 23 нче балалар бакчасы нәниләре Незнайкага юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәттеләр

Лениногорск шәһәренең 23нче балалар бакчасында балалар һәм ата – аналар белән «Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!” конкурсы үткәрелде.

Конкурста «Светофор» һәм «Смайлик» командалары көч сынашты. 
Катнашучылар 6 станцияне үтте. Болар -  “Разминка”, “Юл билгеләре әлифбасы”, “Самокатларда йөрү”, “Отгадай-ка”, “Ата-аналар өчен имтихан”.  
“Киләчәк автомобиле” һәм “Балалар бакчасына юл” иҗади биремнәрне дә бик тиз үтте алар. 

Барысы да уеннарда актив катнашты. Бигрәк тә, балалар шигырьләр укыды, светофор турында җыр җырлады, алып баручы белән бергә конкурска килгән Незнайканы да юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәттеләр.

Әти-әниләргә актив катнашкан өчен призлар, ә балалар бүләкләр алды. 

Конкурс «Мин юл йөрү кагыйдәләре белән дус» флеш-мобы белән тәмамланды.

Фото һәм мәгълүмат Зөлфия Рахманова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев