Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 4нче мәктәбендә беренче тапкыр Шамил Бикчурин исемендәге фәнни-практик конференция үтте

Хезмәт кешесенә, аерым алганда, нефтчеләрнең күңел матурлыгына, мактаулы эшчәнлегенә дан җырлаган язучы Шамил Бикчуринның истәлеге тагын бер күркәм гамәл белән мәңгеләштерелде:

Лениногорскида “Татнефть” компаниясе ярдәмендә беренче тапкыр зонакүләм Шамил Бикчурин исемендәге фәнни-практик конференция узды.

Әлеге конференция Татарстан нефтенең – 80, Ромашкин нефть ятмаларының 75 еллыгына һәм язучы Шамил Бикчуринның тууына 95 ел тулуга багышланды.  Яшь эзләнүчеләр форумын тормышка ашырырга «Татнефть» компаниясенең яшь хезмәткәрләренең инициатив проектлар конкурсында җиңүе  һәм “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче социаль-педагогик комплексы ярдәме  мөмкинлек бирде.

Конференциягә Лениногорскиның 4нче мәктәбенә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгеннән үз эшләрен тәкъдим итәргә 40 укучы һәм 8 укытучы килде. Шулай ук Мордовия республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе мәктәбе онлайн-режимда катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Лениногорск районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Ирек Хәнипов, 4нче мәктәп директоры Юрий Гаврилов, Мәгариф идарәсе методисты Тәслимә Халикова, “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, берләшмәдән шагыйрә, композитор Гөләндәм Кәбирова сәламләде.

“Шамил абый Бикчурин татар әдәбиятында әле башка язучылар моңа алынмаган чакта да, беренчеләрдән булып нефтьчеләрне, аларның авыр хезмәтләрен, көнкүрешен әсәрләрендә язды. Безнең нефть төбәгендә шундый  язучының яшәве һәм иҗат итүе белән горурланабыз. Бүгенге конференциядә аның иҗаты буенча эзләнү эшләре тәкъдим итүчеләргә уңышлар телим”, - диде Ирек Хәнипов. 

Шулай ук ул «Татнефть» компаниясенең директорлар советы әгъзасы, 2нче СПК рәисе Рафаил Нурмөхәммәтовның теләкләрен җиткерде. 4нче мәктәп 2нче социаль-педагогик комплекс составына керә.

Конференциядә укучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен 4 секциядә тәкъдим иттеләр: туган якны өйрәнү, яшь иҗатчылар, этнография, тарих эзләре буйлап. Иҗади, инициативалы укытучылар өчен эш тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча түгәрәк өстәл оештырылды.

Форум катнашучылары эзләнү эшләренең төп темалары итеп, Татарстанда нефть ятмалары табылу, Ромашкин нефть ятмалары ачылу вакыйгаларын алганнар, нефть эшендә катнашучылар белән күрешеп сөйләшкәннәр.

Фәнни-эзләнү эшләрендә туган ягыбыз язучылары Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Таһир Шәмсуаров, Җәүдәт Дәрзаман иҗатларын да күрсәттеләр. Шунысы сөенечле: Шамил аганың туган авылы – Әлмәт районы Миннебай авылыннан катнашучылар килгән иде. Минебай мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Алия Минәхмәтова якташының иҗаты белән яхшы таныш.  “Мин бүгенге конференциягә Шамил Бикчурин әсәрләрендә традицияләр һәм мәдәният темасына эш әзерләдем. Автор “Каты токым” романында һәм башка әсәрләрендә кунакчыллык, милли ризыклар, казахларда кыз куу йоласын яза”, - ди Алия.

Конференция – яшь иҗатчыларга үзләрен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек тә иде.  2нче мәктәп укучысы Аделина Ганиева “Чияле тау” шигырен язган. “Әлеге шигырь Ромашкин нефть ятмаларын ачучыларга багышлана. Шигырьне язар алдыннан Ш.Бикчуринның “Каты токым” әсәрен укып чыктым. Мин шигырьләр язу белән мавыгам”, - ди 7нче сыйныф укучысы Аделина. Аның фәнни җитәкчесе Людмила Осипова укытучылар өчен оештырылган секциядә катнашты. “Безнең шәһәрдә мондый конференция үткәрелүгә бик шат. Татар язучылары, төбәгебез иҗатчыларын тагын да тирәнрәк өйрәнергә, туган як тарихын күбрәк белергә ярдәм итә”, - ди.

Конференция нәтиҗәләре буенча һәр секциядәге комиссия әгъзалары җиңүчеләрне, призерларны һәм лауреатларны билгеләделәр, Грамоталар, сертификатлар белән бүләкләделәр. Конференциядә катнашучы һәркем нефтьчеләрдән бүләк алды.

 

Сергей Трусов фотолары

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында, 14 апрель санында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев