Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 7нче балалар бакчасында «Яшь чемпион» муниципаль олимпиадасы узды

Лениногорскиның 7нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Яшь чемпион» муниципаль олимпиадасы узды.

Судьялар балаларның интеллектуаль биремнәрне һәм  физик күнегүләрне ничек үтәүләрен бәяләде. 

Нәтижәдә, кызлар арасында: 

беренче урынны Мария Терентьева ( 7 нче балалар бакчасы) һәм Риана Галиева (29 нчы балалар бакчасы) алса,

икенче урынны Валерия Сөләйманова ( 10 нчы балалар бакчасы) һәм Зәринә Шәрәфетдинова (27 нче балалар бакчасы) яулый, 

өченче урынга Камилә Вәлиева (14 нче балалар бакчасы) һәм Мелания Жирнова (30 нчы балалар бакчасы) лаек була. 

Малайлар арасында беренче урынны Реналь Әхмәтов (10 нчы балалар бакчасы) һәм Егор Стенькин (14 нче балалар бакчасы) яулый, 

икенче урынны Серафим Лысенко (7 нче балалар бакчасы) белән Ранэль Гатиятуллин (24 нче балалар бакчасы) алды, 

өченче урынга Илшат Халиков (18 нче балалар бакчасы) һәм Радмир Хайров (29 нчы балалар бакчасы) лаек булды.

Жиңүчеләргә диплом, медальләр һәм бүләкләр тапшырдылар.  

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск шәһәре мэриясенең ВКонтакте официаль төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев