Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Айсылу» балалар театры Әлмәттә «Әбиләрдә кунакта» спектаклен күрсәтте

Лениногорскиның «Айсылу» балалар театры Әлмәттә үткән республикакүләм «Сәяр» театр фестиваленең зональ турында «Әбиләрдә кунакта» спектаклен күрсәтте.

 

Бу хакта балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова хәбәр итә.

"Спектакль балалар, әти- әниләр, укытучылар өчен бик тәрбияви. Рус телендә генә сөйләшеп йөргән балалар авылга кайткач татар телендә сөйләшергә өйрәнеп киләләр. Көн кадагына туры килгән спектакльне мәртәбәле жюри: Кәрим Тинчурин исемендәге театр актерлары, Әлмәт драма театры артистлары, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре бәяләде.

Безне бик ошаттылар. Рольләрне гимназия укучылары Әминә һәм Эмилия Исламовалар, Аяз Хөсәенов, Азамат Вагизов, укытучылары Фәридә Зөфәр кызы һәм Зөмәрә Шәрәпова уйнады".

 

Зөмәрә Шәрәпова фотолары 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев