Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Чишмә» әдәби берләшмәсенә яңа иҗатчылар да кушыла тора

Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе дә үзенең утырышларын төрле яклы юнәлешләрне берләштереп үткәрә.

“Әдәби берләшмәдә берәребез нинди дә булса уңышка ирешә икән, без барыбыз да аңа шатланабыз, аның сөенече уртак дигән хис-тойгылар бар бездә. Киләчәктә дә шулай булып калыр”, - ди “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров.

Берләшмәдәге  “чишмәлеләр” актив, бәйге-конкурсларда,“Әдәби марафон”да катнашып киләләр. Әйтик, «Мәйдан» журналы редакциясе, Чаллы язучылар берлеге оештырган «Авыл шагыйре» бәйгесендә “Чишмә”нең ике язучысы – Илсөяр Салахова һәм Зөлфия Мөхәммәтҗанова катнашып, Диплом һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.

Бәйгенең бүләкләү тантанасына Чаллыга барганнары, анда язучылар, шагыйрьләр һәм конкурс катнашучылары белән аралашуларын, күрешүләрен сөйләделәр, аннан алып кайткан хис-тойгылары белән бүлештеләр.

“Чишмә” берләшмәсе утырышына район башлыгы урынбасары Галия Урманова да килеп, аларга иҗат уңышлары теләде, алга таба хәл итәсе мәсьәләрне бергә уртага салып сөйләшик, диде.

Киләсе елга Лениногорск-Шөгер төбәгеннән чыккан язучылар-шагыйрьләрнең юбилей еллары да икән. Әйтик, Җәмит Рәхимовның тууына – 90, Әгъләс Шәйхетдиннең, Мәхмүт Газизовның тууына – 85, Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел була икән. Әлеге даталарга туры китереп, чаралар уздырырга, туган төбәк язучыларына хөрмәт күрсәтергә дип сөйләштеләр.

“Чишмә” берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, композитор Гөләндәм Кәбирова – төбәк шагыйрьләрен киң мәйданга чыгару яклы, төбәгебез иҗатчыларын тагын да популярлаштырырга дигән фикерен белдерде. “Элегрәк композиторлар бүлеге бар иде. Лениногорск төбәге композиторлар белән дан тотты. Шигырьне мәңгеләштерүче ул – көй. Җыр булып тугач, ул халык арасына керә, танылу ала. Дөрес, җар шигырьне дә җыр итеп булмый. Мин үзем соңгы елларда төбәгебез ижатчыларын танытып үстерү максатыннан,  Илсөяр Сәлахова 3-4 шигыренә көй яздым, шулай ук Гүзәл Талипова, Мансур Хәсәнов ижатларын да көйгә салдым”, - диде.

Әлбәттә, Гөләндәм ханым матур җырын бүләк итмичә калмады, яңа җырын башкарды, “Моңлы көзләр” дигән шигыре әле күптән түгел газетта басылды, шуңа көй язган.

Утырышта өметле шагыйрә – Ләйсән Гыйльманова белән таныштык. Ул үзе Бәкер кызы, хәзерге вакытта гаиләсе белән Лениногорскида яшиләр, ике кыз тәрбияли, акушер-гинеколог булып эшли.

“Мин мәктәптә укыганда, 5нче классларда шигырьләр чыгара башладым. Башта мин аны шигырь дип уйламый да идем. Башыма уйлар килеп китә дә, язып куям. Аннары икенче көнне тагын өстим. Беркемгә дә күрсәтмәдем. Шулай еллар узгач, нишләп әле мин үземнең татар телендә язылган шигырьләремнән оялып торам дидем дә Таһир Шәмсуаровка шалтыраттым. Ул мине бирегә – утырышка чакырды”, - дип үзе белән таныштырды. Шигырьләр 2-3 дәфтәрдә, аларның саны 50-60лап бар, бәлки күбрәктер дә, ди.

“Чишмә” берләшмәсе утырышы шагыйрьләрнең яңа шигырьләрен уку белән дәвам итте,  композитор Мансур Хәсәнов яңа җырын башкарды.

 

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында басылды

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев