Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Дубки» мәктәп урманчылыгындагы кыз-малайлар экология өчен тырыша

Без көндәлек тормышта куллана торган гади кәгазьнең генә дә берничә төре бар икәнлеге турында хәтта аерым бер фәнни-эзләнү эше башкарып була. Офсет, дизайнер, газет, форзац, төргәкләү кәгазе һәм башка төрләре турында 3нче мәктәп каршында эшләп килүче “Дубки” мәктәп урманчылыгы укучыларыннан да күбрәк белүче юктыр.

 

2019 елның 1 апрелендә Лениногорск урман хуҗалыгы инициативасы белән мәктәптә әлеге оешма барлыкка килгән. Мәктәп урманчылыгының үз Уставы, үз кагыйдәләре, урман хуҗалыгы белән килешүе бар. Әлеге урманчылык бер уй-фикер, теләкләр белән янган укучылар берләшмәсе. Әлегә кадәр 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче сыйныф укучылары  берләшмәдә шөгыльләнсә, быел 8нче сыйныф укучылары булачак, шулай ук төрле конкурсларда башлангычлар да катнаша. 

“Без 6 юнәлеш буенча эшлибез. Урман хуҗалыгы, “Степной” заказнигы, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Лубян колледжы белән хезмәттәшлек итәбез. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән дәресләрне бергә үткәрәбез”, - дип сөйли мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова.

Лениногорск урманчылыгы  хезмәткәрләре балаларга урманчылык өлкәсендәге белемнәрен үстерүдә зур ярдәм итә, үсентеләрне утырту тәртибе белән таныштыралар, дендрология, урманнарны торгызу, саклау буенча дәресләр алып баралар.

Мәктәп урманчылыгының эше төрле яклап оештырылган. Барлык гамәлләр дә – табигатьне саклау, аңа зыян-зарар китермәү максатыннан эшләнә. Әйтик, Яңа ел алдыннан, декабрь аенда мәктәптә “Креатив чыршы” конкурсы уза икән. “Әлеге конкурс урманда үсеп утыручы агачларның гомерен озайтасы килү теләгеннән үткәрелә. Балалар фантазияләрен эшкә җигеп, чыршыны кулдан гына да ясап булуын күрсәтә”, - ди Резеда ханым. Мәктәп ураманчылыгы оешмасының кабинетында балалар ясаган чыршыларны мин дә күрдем. Искиткеч осталык белән ясалган, төрле материаллардан. Урман чыршысы бер якта торсын.

Резеда ханым әйтүенчә, укучылар белән  агач орлыклары, дару үләннәре җыялар, яшь агач үсентеләре утырталар. Җиңүнең 75 еллыгына Горкино авылында Хәтер бакчасы барлыкка килгән.

Кышкы чорда балалар сыерчык оялары, җимлекләр ясау белән шөгыльләнәләр. Аларны мәктәп яны һәм урман-паркы зонасы территориясендә урнаштыралар. Яшь урманчылар туплаган белемнәре белән уртаклашып, агитбригада кысаларында кече сыйныф укучылары алдында чыгыш ясыйлар.

“Уку ел дәвамында экология, табигать буенча туплаган белемнәрне мәктәп урманчылыкларының республика слетында күрсәтәбез. Ул ел саен җәй көне, июльдә Кукмараның Лубян җирлегендә була. Укучылар анда берничә көн дәвамында конкурсларда, квестларда катнаша, яңа дуслар таба, кыскасы, бик күңелле семинар уза, анда баруны көтеп торалар”, - ди укытучы-җитәкчеләре. Урманчылык оешкан елны, ягъни 2019 елда “Дубки” оешмасы слетта экологик квестта беренче урын алалар.

Мәктәп урманчылыгына йөрүче укучылар һәр яз саен сыерчыкларга оя ясау конкурсында катнаша. Сыерчыкларга, кошларга дигән оялар хан сарае кебек. Шундый оста итеп ясаганнар, әлбәттә, әти-әниләре дә ярдәм иткән. Руфина һәм Рада Рәшитовалар, Риана Хазиева, Марат Хазиев, Тимур Алиев һәм башкаларның эшләре күз явын алырлык.

Ленииногорск урман хуҗалыгы белән  мәктәп урманчылыгының территориясе “Пушка” чишмәсе яныннан башланып, 360 гектардан артык мәйданны алып тора. Кошларга дигән ояларны шушы территорияләргә элеп куялар.

Язма "Заман сулышы" газетында басылды. Тулысынча газетта укырга мөмкин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев