Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МХО

Лениногорскиның “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) төркеме МХО зонасы һәм госпиталь өчен юрганнар тегә, пакетларда чәйләр ясый

Аларның эшчәнлекләре киңәйде, оекбашлар бәйләүдән башлаган төркем мендәрләр, хәтта одеяллар тегә, токмач кисәләр, пакетларда чәйләр ясыйлар.

Изге теләк теләп башкарылган әйберләр махсус хәрби операция зонасына хәрбиләребезгә һәм госпитальгә җибәрелә.

 “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) төркеме оешканга – 10 ай. Шушы елның гыйнварында ватсапта аралашу чаты булдыралар һәм эшкә керешәләр. Бүгенге көндә төркемдә шәһәр һәм районнан 70 ләп кеше, аларның берсе дә тик тормый. Төркем кураторы Эльмира әйтүенчә, әгәр кул эше белән ярдәм итә алмасалар, финанс ягыннан булышып торучылар да төркемдә бар.

“Безнең төркемдәгеләрнең күпчелеге бәйли. Моннан тыш яз аенда мендәрләр тегә башладык, шуннан бирле бүгенге көнгә кадәр 1 меңнән артык мендәр МХО зонасына һәм госпитальгә җибәрелде. Хәзер менә госпиталь өчен одеяллар тегәргә тотындык, 16лап одеял әзер”, - ди Эльмира. Люба һәм Надя – безнең төп тегүчеләр, ди.

Госпиталь өчен махсус дип, зурны, 50гә 70 булган мендәрләр ясыйлар, ә кечерәк размерлыларны сентябрь аенда гына 300дән артык  әзерләп җибәргәннәр. Эльмира ханым әйтүенчә, әлегә кадәр мендәр өчен, хәзер менә одеял өчен тукыманы сатып алмаганнар. Әбиләр сандыгыннан чыккан тукымалар белән эш иткәннәр, шулай ук “Карлен” тегү фабрикасы күп итеп тукыма белән ярдәм иткән. Ә мендәр эченә тутыра торган материалны Шөгердән Равил Фәттахов аларга тапшырган.

“Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) төркеме кураторы Эльмира әйткәнчә, гуманитар ярдәмне айга бер тапкыр озаталар, ә кайчакта ике дә була. Гуманитар йөкне озатуда үзе МХОда катнашкан, аннан яраланып кайткан командир ярдәм итә икән.

“Ул үзенең Газель машинасы белән безнең әйберләрне дә алып китә, шундый мәрхәмәтле инде, бензин өчен бездән бер тиен дә алмый. Ә бер тапкыр МХО зонасына гуманитар ярдәм илтеп, кайткан вакытта Мәскәүгә кереп, безгә җепләр алып кайтты”, - ди. Августтан бирле төркем аның белән хезмәттәшлек итә, алга таба да шулай килешеп эшләячәкләренә өметләнә.

Төркемдәге апалар кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләрне буш кул белән җибәрми, аларга “набор” әзерли: эчке кием, носки, бәйләнгән мунчала була. Шунысы да бар: мондый наборны хәрбинең үзенә генә түгел, ә взводтагыларга да әзерләп җибәрәләр. Менә нинди киң күңелле апалар бу төркемдә.

Пыяла банкадагы рассольник, борщ кайнатмаларын да хәзер җибәрә башлаганнар икән, яхшы итеп тартмага куеп, төргәкләсәң, бөтен килеш барып җитә икән. Апалар, кулдан токмачлар кисеп, анысын да җибәрәләр. Чыннан да, аларның эш төрләре артты, күбәйде.  Тагын  бер эш төре – “Ярату һәм догалар белән” (“С любовью и молитвами”) төркеме хуш исле үләннәр белән пакетта чәйләр дә әзерли. Бер кулланылышлы кечкенә пакет эченә үлән чәйләре тутыралар. Шулай итеп ясап куйгач, кибетнекеннән бер дә аерылмый. Әлбәттә, мондый чәйләр хәрбиләргә туган як һавасын, болыннарыбызда үскән үләннәр исен, көч-куәт алып килер, ә госпитальдәгеләр өчен дәва бирер.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев