Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь нефтьчеләре Татарстанның “кара алтын” тарихы белән таныштылар

Лениногорскида яшь хезмәткәрләр көне үтте. 2022 ел дәвамында компаниягә килгән яшь белгечләр бер-берсе белән, шулай ук яшьләр активы белән таныштылар. “Лениногорскнефть” идарәсе традициясен нефтьчеләр шәһәрләрендә урнашкан “Татнефть” предприятиеләре үзләренә дә керттеләр.

Аларның зур юбилейлар елы алдыннан очрашуы тагын да әһәмияткә ия. Киләсе – 2023 елда Татарстан нефтенең 80 еллыгы һәм Ромашкин ятмаларына – 75 ел була.

40 тан артык яшь хезмәткәрләрне “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Михаил Лыков һәм предприятиенең баш инженеры Руслан Гарифуллин сәламләде. “Безнең компаниягә яшь белгечләр килүенә бик шат. Алардан яңа фикерләр, тәкъдимнәр көтәбез. Кыюрак булсыннар, аларның инициативасы компаниягә һәм үзләренә файда китерсен”, - ди Михаил Лыков.

Территориаль башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Юлия Новичкова  профсоюз эшенең яшьләр белән үзара хезмәттәшлекнең төп төрләре турында сөйләде.

Форум барышында яшь хезмәткәрләр Татарстан нефтенең тарихы, нефтькә беренче юл яручылар турында белделәр. Өченче скважинада, Шөгердәге Нефть музеенда булу – Россия һәм Татарстан нефтенең барлык этапларын белделәр. Авыр хезмәт һәм борынгы татар авылының һәм көнкүреше белән таныштылар. Барысы да нык тәэсир итте.  «Лениногорскнефть» идарәсенең  1нче нефть һәм газ чыгару цехыннан Глеб Фазлиев шулай ди.

“Без монда цехтан җиде кеше. Компаниянең яшь хезмәткәрләргә мондый чараларда катнашу мөмкинлеге бирүе,узган чорга алып кайтуы, бүгенге көн казанышлары белән таныштыру бик ошады. Авыр шартларда илгә һәм кешеләргә кирәкле чимал чыгарган эшчеләрнең батырлыгы һәм рухи яктан көчле булуы сокландырды.  Беренче нефтьчеләр арасында минем дә әби-бабайлар бар, мин алар белән бик горурланам. Аларның балалары, оныклары да нефтьне сайладылар”, - дип сөйләде нефтьче Глеб.

Айсылу Ялакова үзенчәлекле һөнәр сайлаган.  Ул УТНС Лениногорск базасында кран машинисты булып эшли. Айсылу «Татнефть»нең үсеш мөмкинлекләре турында күп яңалык белгәнен билгеләп үтте. Киләчәктә, әлбәттә, компания проектларында актив катнашырга ниятли.

Эшләүче яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итүгә юнәлдерелгән корпоратив программалар белән яшьләр сәясәтен һәм  корпоратив мәдәниятне үстерү, бизнеска хезмәт күрсәтү Үзәгенең әйдәп баручы белгече Алия Хәкимова таныштырды. Үз тәҗрибәләрен «Лениногорскнефть»тә эшче һөнәрләрдән башлаган компания белгечләре уртаклашты. Шуларның берсе - технологик үсеш Үзәге хезмәткәре Ярослав Сафин. Ул яшь эшчеләрнең төрле программаларда катнашып,  карьера төзи алулары турында сөйләде. Ул үзе рационализаторлык белән мавыга, аның 100гә якын тәкъдиме, якынча 1000 кайдзен-тәкъдиме һәм берничә патенты бар.

Форум эшчәнлеге “Юбилейный” ял базасында дәвам итте. Форумда проблемалар һәм аларны хәл итүгә стандарт булмаган караш, шәхси активлык һәм социаль мөнәсәбәтләр турында сөйләштеләр.

Яшь хезмәткәрләргә бары тик яңа фикерләр һәм яңа белемнәр белән планнарны тормышка ашырасы калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев