Лениногорскиның яшь җырчысы Ралина Сәхапова беренче кабат сәхнәгә чыкканда әле мәктәпкә дә кермәгән булган
Ә бүген инде ул республика һәм илкүләм җыр сәнгате бәйгеләреннән диплом һәм кубоклар белән кайта.
Әле апрель аенда гына “Балачак” Халыкара бәйге-фестивале лауреаты исеменә лаек булган.
Ралина үзенең яраткан шөгыле – җыр сәнгате, музыка турында, шушы өлкәдәге танылган шәхесләр белән очрашуы турында хисләргә бирелеп сөйли. Бу бик мөлаем, тыйнак, әмма киләчәккә булган хыяллары, гаиләләре турында өлкәннәр белән әңгәмә кора белүче кыз турында сөйләгәндә, иң баштан аның әбисе-бабасы һәм әнисе турында әйтергә кирәк.
“Театр элгечтән башлана” дигән сүзләрне күренекле шәхес Константин Станиславский үзе әйткән диләр. Бу сүзләре белән ул сәнгать йортында гардеробтан башлап, артистларның чыгышларына кадәр, бөтен нәрсә идеаль төстә булырга тиешлеген аңлаткандыр. Дөрестән дә шулай бит, шәһәребез Мәдәният сараена концерт-спектакльләргә килүчеләр, ишекләрдән килеп керүгә үзләрен ачык йөз белән, нәкъ менә аларны гына көтеп торгандай каршы алучы гардеробта эшләүче хатын-кызларга игътибар итми калмыйдыр. Аларның берсе Ралинаның әнисе –Гүзәлия. Ул инде үзенең ундүрт яшендәге кызы булса да, япь-яшь оялчан бер кыз бала сыман, һәркемне тыйнак елмаю белән каршы ала.
Лениногорск Мәдәният сараенда 24 ел дәвамында шушы эшендә эшли. Моңа ышанып бетмәүчеләр дә күп булыр. Әлеге хезмәттә алар гаилә династиясенә әверелеп киләләр инде. Моңа нигез салучылар, Гүзәлиянең әти-әнисе һәм Ралинаның әбисе белән бабасы – Тәнзилә һәм Рөстәм Гайсиннар.
Тәнзилә ханым районыбызның Кирлегәч авылында туып-үскән, әтисе Рәшит һәм әнисе Зәмзәмия уңган авыл кешеләре булган.
“Әниебез гомер буе сыер савучы булды, әти колхозда бригадир, икесе дә көне-төне колхоз эшенән бушамаган, тормыш йөген бөтен көчләренә тартып баручы тырыш кешеләр иде. Аларның балачаклары сугыш елларына туры килгән, әти 1928 нче елгы, ул әйтеп бетергесез авыр елларда, тормышның иң ачысы менә шушы 13-14 яшьлек балаларга төшкән бит инде. Алар әни белән алты бала тәрбияләп үстерделәр. Бөтенебезне белемле һәм тормыш итәргә яраклы һөнәр алдыртырга тырыштылар”,- дип искә төшерә Тәнзилә ханым.
Үз авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Федотовкага йөреп, урта белем алган. Аннан училищеда икмәк пешерүче һөнәрен үзләштерә. Булачак тормыш иптәше Рөстәм белән Урмышлы авылына, дус кызына кунакка килгәч танышалар.
Рөстәм Урмышлы авылының аеруча хөрмәтле һәм алдынгы кешеләре Саҗидә һәм Мөгътәсим Гайсиннар гаиләсендә туып үсә. Әнисе – гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, башлангыч сыйныфлар мөгаллиме, ә әтисе колхозның зоотехнигы була.
“Аларның гаиләсендә дүрт малай да, бер кыз, ә безнең гаиләдә биш малай, бер кыз иде. Рөстәм бала вакытыннан җыр-музыкага гашыйк кеше, бу аларның гаиләсеннән килә. Әтисе гармунчы, җырчы иде, без танышканда Рөстәм авыл клубында мөдир булып эшли иде. Ул гармунда, курайда, тагын шундый бер мин исемен белмәгән, быргыга да, курайга да ошаган уен коралында уйный иде. Өйләнешкәч тә без аның белән Дүшәмбе шәһәренә күчеп киттек. Анда тугыз ел ярым яшәдек”,- ди Тәнзилә Рәшитовна.
Тугыз ел ярымнан соң, алар Лениногорск якларына инде биш яшьлек уллары Руслан һәм ике яшьлек кызлары Гүзәлия белән әйләнеп кайталар. Тәнзилә ханым башта балалар бакчасында эшли, үзе эшкә кергәч, шул бакчага балаларын да алалар. Башкача балаларны урнаштыру мөмкин булмый, чөнки ул елларда шәһәрдәге барлык балалар бакчалары шыгырым тулы була иде. Балалар үсә төшкәч ул Мәдәният сараена эшкә килә, бу вакытта Рөстәм биредә электрик булып эшли торган булган.
Гүзәлия мәктәпне тәмамлагач һөнәр училищесында тегүчелеккә укый, әмма әнисенә Мәдәният сараенда, аның белән бергә эшләргә теләвен әйтә һәм теләген тормышка ашыра. Менә инде 2001 нче елдан алып шушы бинага килүчеләрне ачык йөз белән каршы ала һәм тыйнак кына елмаеп озатып кала.
Кызы Ралина Сәхапова шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә укый, аны талантлы башкаручы буларак беләләр, чыгышларын яраталар. Районара, республика бәйгеләрендә югары бәялиләр. Узган ел Ралина Мәскәүдә “Ак пароход” балалар сәнгать фестивалендә булган, музыкаль белемен арттырган. Бу проект моннан 20 ел элек барлыкка килгән иде, анда бөтен ил буенча иң сәләтле балаларны чакыралар. Ралина республика бәйгесендә җиңеп, фестивальгә бару хокукын яулап алган.
“Мин әле киләчәккә нинди һөнәр сайлавымны ачык кына әйтә алмыйм. Музыка коралларын да яратам, фортепьянода үзлегемнән өйрәнәм. “Ак пароход” искиткеч хисләр калдырды, без чын оркестрга кушылып җырладык, бөтен дөньяга танылган дирежёр Валерий Гергиев белән дә очраштык. Пароходта төрле шәһәрләргә сәяхәт иттек”,- дип уртаклашты Ралина. Хәзергә аның иң зур планы – мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлау.
Исламия Галимова
Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 23 май санында басылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев